Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядә куркынычлы футбол капкаларын алыштыралар


Казанда мәктәп укучысы футбол капкасы астында калып һәлак булды. Чехиядә исә имин капкалар ясый башладылар.

Казанда 11 яшьлек малайның фаҗигале үлемен тикшерәләр. Бишенче сыйныф укучысы уйнаганда футбол капкасына менгәч, капка аның өстенә ауган.

Милиция әйтүенчә, Четаев урамында урнашкан 165-нче мәктәп укучысы дәрестән соң яшьтәшләре белән футбол кырына уйнарга киткән. Уйнаганда малай футбол капкасына менгән, һәм капка аның нәкъ башына ауган. Аны хастаханәгә алып барсалар да, табиблар коткарып кала алмаган.

Мондый казалар Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә еш була. Мисал өчен, Чехиядә соңгы елларда футбол капкалары авудан йөзләрчә бала имгәнде яки һәлак булды. Былтыр гына да ике бала үлде, берничә дистә бала төрле дәрәҗәдә яраланды.

Әмма берничә елдан Чехиядә мондый казалар куркынычы калмас кебек. Чехоморавия футбол берлеге илдәге тимер футбол капкаларын алмаштыру тәкъдиме белән чыкты. Сүз ныклы, әмма күпкә җиңелрәк композит материалдан ясалган капкалар турында бара.

Композит материалдан ясалган имин капка
Чехоморавия футбол берлеге соравы белән беренче шундый капка бер ел элек ясалып, төрле сынаулар да үткәрелгән инде. Композит материалдан ясалган капканы илнең футбол кырларындагы дюралюминийдан һәм тимердән ясалган капкалар белән чагыштырып караганнар.

Сынау вакытында капканың аву мөмкинлеген, ауган очрактагы кинетик энергия һәм материалның аугандагы энергияне киметү өчен зарур булган сыгылмалыгы да исәпкә алынган. Сынаулар нәтиҗәсендә композит материаллардан ясалган капканың иң имин футбол капкасы булуы ачыкланган.

Алдагы берничә елда илнең балалар һәм үсмерләр уйный торган барлык футбол кырларындагы капкалар композит материалдан ясалган имин капкаларга алмаштырылачак.

Бер капканың бәясе мең доллар чамасы. Урта Чехия районында гына да 400-ләп футбол кырындагы 800-ләп капканы алмаштырырга кирәк. "Имин капка" проекты нигезендә илдәге барлык футбол капкаларын алмаштыру исә берничә миллион долларга төшәчәк.
XS
SM
MD
LG