Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һәм Лондон үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртмакчы


Русия белән Британия үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртырга җыена.

Бу турыда бүген Мәскәүгә килгән британ тышкы эшләр министры Уильям Һейг белән сөйләшүләрдән соң Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдерде.

Бу вазифага май аенда билгеләнгән Һейг Мәскәүгә беренче сәфәре барышында Русия президенты Дмитрий Медведев белән дә очрашты.

Русия күзләү хезмәтенең элекке хезмәткәре Александр Литвиненко 2006 елда Лондонда агулап үтерелгәннән соң, шулай ук Мәскәүнең бу үтерүгә бәйле дип шикләнелгән Андрей Луговойны Британиягә тапшырудан баш тартуы нәтиҗәсендә ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр киеренкеләшеп киткән иде.
XS
SM
MD
LG