Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балалар бухгалтериясе


Ипи, сөт, ит һәм майны күрше урамдагы кибеттән җәяүләп кенә барып кыйбатка алыргамы? Яисә шул ук ашамлыкларны арзанракка алыр өчен машинага утырып, 30 чакрымдагы “Метро” кибетенә барып кайтаргамы?

Мондый “бухгалтерияне” урта мәктәпнең 8 сыйныф балалары инде белергә тиеш, ди белгечләр.

Бензин бәясен, итнең сыйфатын һәм бәяләр арасындагы аерманы санау өчен, башлангыч икътисад белеме кирәк. Баланс, керем һәм чыгымнар дигән сүзләрне Чехиядә 1 сыйныфтан ук өйрәнәләр. Бала сигез яше тулуга, түли торган карта барып ала ала. Карта белән туңдырма һәм кинога билет алгач, әнигә бүләккә акча калмаячагын бала яхшы аңларга һәм үз карарларын шуннан чыгып кабул итергә тиеш була.

Әмма балалар бухгалтериясе моннан күптән иртәрәк башлана бит. Финанс дәреслекләре булмаган элекке заманнарда татар гаиләсендә икъдисади тәрбия бүгенгедән дә яхшырак бирелгәндер.

Бала гел әти-әнисе, олы апа-абыйлары тирәсендә булган. Алар баланың эшен күреп, мактап торган. “Синең белән бергә пешергән ризык тәмлерәк, юган керләр аграк”, дигән сүзләрне ишетеп үскән бала.

Эшне олылар мактасын өчен генә түгел, кирәк вакытта да эшләргә кирәклеген өйрәнеп үскән бала. Яхшы, мул, тук яшәүнең нигезе хезмәт икәне баланың күңеленә салына барган.

Шәһәрдә яшәүче татар гаиләләренең тагын үз бухгалтериясе бар.

Күпләр 300 чакрым ераклыктагы авылларына кайтып, бәрәңге утыртып, чүбен утап, төбен өеп, аны кышка алып килә. Монда инде бензин бәясе һәм күчтәнәчләргә булган чыгымнарны гаилә белән бергә булудан килгән рухи керем каплыйдыр, мөгаен.

Бәрәңге һәм туганлык бәясе турында белемне балачакта гына алып була.
XS
SM
MD
LG