Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:10

Русиянең этнология һәм антропология институты җитәкчесе, милли сәясәтнең идеологы, урыс халкы нигезендә “россиян” милләтен төзү эшен алып барган Валерий Тишков халык санын алганда татарларны онытмый.

“Российская газета”да Тишковның 14-25 октябрьдә узачак җанисәп турында “Скамейка записных” дип аталган мәкаләсе басылды. Галим, сәясәтче мәкаләсендә җанисәп вакытында килеп чыккан каршылыклар, “яңа халыклар”, билгеләве авыр булган ике төрле милли аң, ягъни кайсы милләттән булу-булмау турында яза. Әмма шунысы ачык күренә: Валерий Тишков татар мәсьәләсенә игътибар белән туктала, түгәрәккә охшаган татар мәсьәләсе янында йөгереп йөри, яки инде 2002 елдан бирле татарлар янында таптана.

Мәскәү татарларны гел күзәтеп тора


Мәкаләдә күпләрне кызыксындырган әйбер, ул да булса, ике төрле милли билгеләнеш булганын Валерий Тишковның тануы. Ә Тишков моның белән килешкәч, димәк, ике төрле милли билгеләнеш белән Мәскәү Кремле дә килешә булып чыга.

Бу татар эченә кергән Себер татарларында, керәшеннәрдә бигрәк тә көчле. Мисал өчен, керәшеннәргә тукталсак, әлеге төркем кешеләре үзләрен “керәшен”, шул ук вакытта “татар” дип тә саный. Гади халык теле белән әйтсәк, алар “икесенә дә керә”.

Тишков фикеренчә, ике төрле милли билгеләнеш проблемын хәл итү өчен халык санын алу вакытында халык эчендәге төркемнәр булдырылды. Мәсәлән, кемдер керәшен, Себер татары булып язылса да, татар халкы эчендә санала.

Этнолог Дамир Исхаков сүзләренчә, Мәскәүнең татарларны гел күзәтеп торуын Тишков мәкаләсе аша аңлап була. Анда җанисәпнең сәяси яклары ачык күзәтелә.

“Татарлар -- федерал үзәктән килгән импульска каршы иң нык торучылар. Алар Мәскәү фикерен бик каты тәнкыйть итте. Шул исәптән татарны бүлгәләү мәсьәләсендә дә. Мәскәү Кремле сәясәтенең идеологы буларак Валерий Тишков, телиме-теләмиме, бу сорауларга җавап бирергә тиеш.

Мәкаләдә күп әйберләр күрергә була. Беренче чиратта -- берничә катлы үзбилгеләнү мәсьәләсе. Ул бит бик кызык. Мисал өчен, 2002 елда Себер татарларын аерым милләт итеп бүлеп чыгардылар. Һәм 10 меңгә якын кеше Себер татары булып язылды. Шулай да Тишковның тел төбеннән аңлашыла: алар Себер татарларын татар милләте эчендә карарга риза. Чөнки аларның 90%ы аерым халык булып язылмады. Минемчә, бу юлы да шулай булачак”, ди Дамир Исхаков.

Татар аңы катлы-катлы

Галим сүзләренчә, татарларның башка төркемнәре белән дә шундый ук хәл күзәтелә. 2002 елда татарларның күпчелеге татар булып язылды. Татар булып язылмаучылар саны 50 меңнән дә артык түгел. Ягъни татар милләте чынбарлыкта бар.

Дамир Исхаков
“Билгеле, бу милләт эчендә берничә катламлы милли аңлы төркемнәр дә бар. Бу этнографлар өчен яңалык түгел, моны күптән беләбез. Мәсәлән, керәшен мәсьәләсе. Алар бит, берьяктан, дини һәм этник төркем булып санала ала. Ә икенче яктан, алар -- татар эчендәге төркем. Узган халык исәбен алуда керәшеннәрнең 90%ы татар эчендәге төркем булып язылды.

Берничә катлы үзаң -- дөньяда таралган әйбер. Мисал өчен, инглизләр эчендә валлилар, шотландлар бар. Татарда да шул ук хәл. Һәрбер зур халык эчендә андый төркемнәр була. Татарның мишәрләр, Касыйм татарлары дигән төркемнәре дә бар. Ләкин алар берсе дә мәдәни, тел ягыннан татарлардан бүленеп чыкмый. Алар бит татар эчендәге төркемнәр. Моны Валерий Тишков та таный. Әгәр дә әлеге төркемнәрне татар эчендә карасак, мин берничә катлы аңны дөрес дип саныйм”, ди тарихчы Дамир Исхаков.

Мәскәү татар ягына авыша

Тишков, мәкаләсендә татар-башкорт каршылыгына тукталып кына калмыйча, татар яки башкорт дип кенә язылу ихтималы булган төбәкләр турында да әйтеп китә. Ул шундый урыннар дип Башкортстанның кайбер катнаш районнарын һәм Пермь өлкәсен атый. Мисал өчен, Пермьнең Барда районында яшәүчеләр беренче карашка татар булып күренсә дә, кәгазьдә башкорт булып теркәлгән. Җанисәп вакытында башкорт булып язылучылар да күп.

“Пермь татарлары -- мәдәни яктан татар, әмма аларда башкорт дигән исем дә бар. Бу Урта гасырлардагы хәрәкәт белән бәйле. Паспортларында гел башкорт дип язылгач, алар башкорт эченнән чыгып китә алмый. Чынлыкта исә алар татарның этносослов төркеменнән калган бер төркем генә. Барда татарларын башкорт белән татар арасындагы яки татар эчендәге төркем итеп карый алабыз. Башкорт дип язылып кына, алар башкортка әйләнми. Бу хәл Башкортстанның көнбатыш-төньяк өлешенә дә карый.

Әмма анда бәхәсле мәсьәләләр дә бар. Бу Тишковның элек язган әйберләрендә дә күренә иде. Ул еш кына татар-башкорт арасында торган төркемнәрне башкортка авыштыра иде, хәзер исә татар ягына күчеш сизелә”, ди Дамир Исхаков.

Барда кызы: "Бу юлы татар булып язылам"

Шулай да хәзер Пермь халкы арасында да үзләренең татармы, башкортмы булуы турында уйлаучылар күбәйде. Гади генә бер мисал. Барда кызы әнисеннән нишләп аларның татарча сөйләшеп тә, башкорт булып саналулары турында сорый. Әмма ата-ана моңа җавап бирә алмый, электән шулай килә инде, дип кенә әйтә.

Казан университетында укучы Ләйсән Якупова -- Барда кызы. 2002 елгы җанисәптә алар гаиләләре белән башкорт булып язылган. Ә бу юлы татар булып теркәлергә уйлый. Чөнки үзен татар дип саный, әниләре исә тагын башкорт булып язылачак.

Дамир Исхаков киләчәктә бардаларның татар ягына чыгып бетү ихтималын әйтә.

“Бардада бит аң бик үзенчәлекле. Анда Гәйнә (башкорт булып язылалар) һәм Көңгер ягы дигән төшенчә бар. Гәйнә халкының тышы татар, шуның эчендә башкорт дигән фикер дә бар. Әмма тел, мәдәни якынлык аларны татар ягына тарта.

Алар борынгы заманнардан башкорт булган дигән сүз юк. Элек алар иштәк булып саналган. Барда ягында болгар чорында төркиләшкән угыр төркемнәренең дәвамчылары яши”, ди Исхаков.

Атасы -- татар, анасы -- урыс: баласы кем?

Берничә катлы милли аңы булган этник төркемнәрдән тыш, катнаш гаиләдә үскән балаларның халык санын алуда үзләрен кем итеп билгеләүләре дә шактый әһәмиятле. Чөнки татарның бүген 30%ы башка милләт кешесенә өйләнә, кияүгә чыга. Шулай да күпчелек очракта әтиләре татар булган балалар үзләрен татар дип саный, татар булып языла. Андыйларга гадәттә әтиләре татар исеме куша. Әмма әниләре урыс булган балалар, бигрәк тә кызлар, үзләрен урысларга якынрак күрә. Монда кыз балага ана тәэсиренең көчен тоемлап була.

Ютазы районы Урыссу шәһәрендә туган егет (исемен күрсәтергә теләми) катнаш гаиләдә үскән. Аның әтисе -- татар, әнисе -- урыс. Егеткә әнисе башта урыс исеме кушарга теләгән, әмма әтисе моңа каршы төшкән.

Урыссуда үсеп, хәзер Казанда белем алган егет җанисәптә берсүзсез татар булып язылырга уйлый. "Чөнки әтием мине татар итәргә теләгән", ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG