Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чили шахтерлары җир өстенә чыгарыла


Чили шахтерлары җир өстенә чыгарыла
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:14 0:00
йөкләү

Чилида соңгы ун атнаны җир астында үткәргән 33 шахтер берәмләп-берәмләп өскә чыгарыла. (Reuters видеосы)

Чилида соңгы ун атнаны җир астында үткәргән 33 шахтер берәмләп-берәмләп өскә чыгарыла.

Илнең төньягындагы “Сан Һосе” шахтасы ишелеп, 700 метр тирәнлектәге җир астында 10 атна үткәргән 33 шахтер арасыннан беренче булып саф һава сулау бәхетенә Флоренсио Авалос иреште. Коткару эшләре шактый озак һәм җентекләп әзерләнде.

Шахтерларны коткару өчен махсус әзерләнгән “Феникс” капсуласы Авалосны җир өслегенә алып чыгуга, Чили президенты Себастьян Пинера, мондый коткару чарасының әле моңарчы беркайчан да булмаганлыгын әйтте.

Шахтерларны эссе, дымлы алтын һәм бакыр базыннан чыгару инде могҗиза дип аталып өлгерсә дә, коткару эшләрен тәмамлау әле шактый озакка сузылачак.

Авалос (с) президент Пинера (у) белән кочаклашып очрашты
Тар гына итеп борауланган тишектән шахтерлар “Феникс” капсуласы белән берәмләп-берәмләп чыгарыла. Рәсмиләр әйтүенчә, бу эшкә әле барлыгы ике тәүлек вакыт кирәк булачак.

Икенче булып җир өстенә чыккан Марио Сапулведа хәбәрчеләргә бу озак сынау нәтиҗәсендә Аллага ышанычы ныгуын һәм кешеләрнең бергәләп эшләгәндә күпкә ирешә алуын аңлавы турында белдерде. Ул шулай ук, шахтерларның бу сынаулары Чилида һәм дөньяда шахтерлар өчен иминлек шартларының яхшырту зарурлыгын күрсәтергә тиеш, диде.

Президент Пинера исә, шахтерлар белән булган хәлдән алынган сабак беркайчан да онытылмаячак, дип җавап бирде.

Моңарчы тарихта шахта казасыннан соң кешеләрнең җир астында бу кадәр озак исән тора алганы юк иде әле.

Коткаруны башлар алдыннан "Феникс" капсуласын сынап карау
Казадан соң беренче 17 көндә аларның барысы да үлгән дип саналды. Әмма алар бикләнеп калган урынга нечкә генә тишек тишелгәннән соң, шахтерларның исән булуы ачыкланды. Шул тишек аша шахтерлар ашау-эчү белән тәэмин ителә башлады. Аларны җир астыннан чыгару өчен киңрәк тишек тишү һәм капсула системын җайга салу өчен исә тагын 52 көн кирәк булды.

Бар дөньяның күзләре шушы моңарчы күрелмәгән коткару чарасына төбәлгәндә, вакыйга урынына төрле илләрдән 1300-дән артык журналист җыелды. Шахтерларның туганнары да җир астыннан чыгучыларны каршыларга шунда килде.

Әмма табиблар, ике ай ярым җир астында утырганнан соң якты дөньяга чыккан шахтерларга нормаль тормышка яраклашу өчен бераз вакыт кирәк булырга мөмкин, ди.

Өстәвенә, алар инде хәзер гадәти шахтерлар гына түгел, кисәк кенә мәшһүр кешеләргә дә әйләнеп киттеләр.
XS
SM
MD
LG