Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә Кырым парламентына намзәт Даниел Аметов төрмәгә ябылды


Кырым татарларының “Авдет” оешмасы җитәкчесе, Кырым парламентына сайланырга җыенган Даниел Аметов дүрт ел төрмәгә хөкем ителде.

Шулай итеп дистәләрчә мең кырым татарының тавышын алырга мөмкин булган Аметов сайлауда катнаша алмаячак.

Аметов Акмәчетнең Балаклава урамында кырым татарлары басып алган җирләрне чистарту вакытында каршылык күрсәтүчеләрне куып таратучы милиция хезмәткәрләренә каршы көч кулланып бер хезмәткәрне җиңелчә яралауда гаепләнде.

“Авдет” оешмасының матбугат вәкиле Ринат Шәймәрданов Азатлык радисына Аметовка каршы бу гамәлләр Кырым Югары Шурасына намзәт итеп чыгарылуы белән бәйле дип исәплибез диде.
XS
SM
MD
LG