Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:21

Журналистлар берлеге ун ел утырган биналары өчен көрәш алып бара. Хуҗалар аренда килешүен төзүдән баш тарта, бинаны бушату таләбе куелган.

Быел җәй Татарстанның Журналистлар берлегенә Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетыннан хат килә. Анда Берлек шәһәргә караган милекне канунсыз рәвештә куллануда гаепләнә.

Комитет журналистлар оешмасыннан аренда килешүен төзергә яки бинаны бушатырга таләп итә. Аннан соң Журналистлар берлеге килешү төзү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Әмма бу үтенеч кире кагыла.

2006 елда шәһәрнең үзәгендә диярлек урнашкан, архитектура һәйкәле дип саналган Перельштейн сәүдәгеренең элекке йортын Журналистлар берлегенә тапшыру турындагы карар кабул ителгән иде. Әмма ул үтәлми калды. Хәзер бу тарихи йорт, башта аны техник яктан карап торыр өчен генә алган, шәһәр идарәсе каршындагы элекке "Казан иҗтимагый үзәге"нә карый.

Бина тирәсендә аңлашылмаучанлык ике ел элек, Казан шәһәр башлыгы алмашынганнан соң башланып китте, ди Журналистлар берлеге рәисе урынбасары Юрий Ханжин.

“Яңа җитәкче килгәч, бинаны карап торучы “Казан шәһәр иҗтимагый үзәге”ндә дә кешеләр алмашынды, бу оешма белән аралар бозылды”, дип сөйли ул.

"Казан иҗтимагый үзәге" белән килешү төзергә элекке башлык Камил Исхаков тәкъдим иткән булган. Бу оешма әлеге Берлек һәм башка шундый иҗади берләшмәләрнең биналарын җылылык, ут белән тәэмин итү, төзекләндерү якларын карап торган.

Бүген бу үзәк бинаның караучысы гына түгел, аренда бирүчесе дә булып тора. Казанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты бу бина аларныкы дип, ике ел рәттән журналистлар оешмасының мөрәҗәгатьләрен кире кагып килә.

Берлеккә моннан китеп, башка җиргә күчәр өчен яңа бина да тәкъдим ителмәгән. Иҗат оешмасы рәисе урынбасары Юрий Ханжин, урамга куып чыгарылгач берлек таралырга мөмкин, дип курка. Хәзер Журналистлар берлегенең бер меңгә якын әгъзасы бар, төрле районнарда 50ләп җирле бүлекчәсе эшләп килә.

Бәхәс барган арада, айдан-айга коммуналь түләүләр өелеп бара, Берлекнең шактый бурычлары да җыелган.

Бу бина ун ел элек Журналистлар берлегенә элекке президент Минтимер Шәймиев тарафыннан бирелгән иде. Ул аны кулланышка тапшыру тантанасында катнашты һәм иҗат берлегенә ачкычын тапшырды, дип искә ала берлек вәкилләре.

Мәгълүмат чаралары ветераннары хәзер Миңтимер Шәймиевтан ярдәм сорый. Алар аңа һәм хәзерге президент Рөстәм Миңнехановка, прокурор Кафил Әмировка ачык хат юллаган.

Аны Тукай бүләге лауреаты, журналист Марсел Зарипов, Казан университеты укытучысы, журналистлар берлеге әгъзасы Юрий Фролов, элекке депутат, элекке баш мөхәррир, журналистлар вакыфы рәисе Мөнир Әгълиуллин, "Чаллы-ТВ" телеширкәте башлыгы, Журналистлар берлеге президиумы әгъзасы Хәбибрахман Шәфигуллин һәм башка билгеле каләм ияләре имзалаган.

Алар бу хәлне һөҗүм, бинаны тартып алырга тырышу дип бәяли.

Хатта шулай ук хакимият вәкилләренең журналистларның “Бәллүр каләм” бәйгесенә килеп җылы сүзләр әйтүе, хәтта машиналар бүләк итеп китүе дә искә алына.

Алар бинаны сатып җибәрүдән саклап калырга, Казан шәһәр идарәсеннән иҗат берлегенә биргән вәгъдәләрен үтәүне таләп итә. Бу хатларга җавап әлегә килмәде.

Журналистлар берлеге рәисе һәм Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, әлегә аңлатмалар бирүдән баш тартты. Ул "Бу хәлдән чыгу юллары эзләнә", дип әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG