Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ министры Русия хокук яклаучылары белән очрашты


Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг Мәскәүдә Русия хокук яклаучылары белән очрашты.

Бу турыда очрашуда катнашкан “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте җитәкчесе Лев Пономарев белдерде.

Хокук яклаучылар британ министрына Русиядә кеше хокуклары проблемнары, аерым алганда оппозицияне эзәрлекләү, киңкүләм мәгълумат чараларындагы цензура, тоткыннарны азаплаулар турында сөйләгән.

Сөйләшүдә шулай ук юрист Сергей Магнитский эше һәм ЮКОСның элекке хуҗаларын хөкем итүләр турында да сүз булган. Хокук яклаучылар Магнитскийның бер ел элек тикшерү изоляторында үлүенә бәйле кешеләргә виза бирмәүне сораган.

Һейг исә Британия кеше хокуклары мәсьәләсе мөһим мәсьәлә дип исәпли, һәм бу турыда сөйләшү башка илнең эчке эшләренә тыкшыну дип исәпләми дигән.
XS
SM
MD
LG