Accessibility links

Омски өлкәсенә җанисәп алдыннан мәдәни сәфәр


Сулдан уңга: Р. Минхаҗ, Р.Баратова, Ш.Җиһангирова, Р.Әхмәтшина, Ш.Аллагулов, З.Шаһбан, С.Мидигулова Омскиның Дуслык йорты сәхнәсендә
Сулдан уңга: Р. Минхаҗ, Р.Баратова, Ш.Җиһангирова, Р.Әхмәтшина, Ш.Аллагулов, З.Шаһбан, С.Мидигулова Омскиның Дуслык йорты сәхнәсендә

Бу көннәрдә Омски өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре үтте. Чара Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты ярдәмендә шәһәрнең татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырылып, өлкәнең авыл-районнарына да чыкты.

Татар мәдәнияте көннәре 2 октябрьдә Омскида “Чәк-чәк бәйрәме” белән башланып китте һәм 10 октябрьдә өлкә үзәгендә очрашу-концерт белән тәмамланды.

Мәдәният көннәре кысаларында үткәрелгән чаралар алда торган җанисәпкә әзерлек барышында оештырылды. Бу җәһәттән Омскига Казаннан бер төркем мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре килде.

Мәдәният көннәре чараларында катнашырга килгән Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова, журналист Рәшит Минһаҗ, яшь җырчы Резедә Әхмәтшина, тавыш көйләүче Илдар Хәсәнов һәм Омскиның “Умырзая” татар-башкорт халык ансамбленең бер төркем үзешчәннәре өлкәнең татар авыллары буйлап иҗади сәфәргә чыкты.

Очрашу-концертлар Тара һәм Большеречье районнарының татар авылларында һәм Тара шәһәрендә оештырылды.
Ишәй авылы урамы


Татарстанның әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар алдан ук килешенгән бүленеш буенча оештырылды. Һава торышының бераз көйсез булуы да, авыллар арасындагы асфальтсыз юлларның баткаклыгы да, башка кайбер вак-төяк уңайсызлыклар да киртә була алмады, очрашулар билгеләнгән авылларда үтте, һәр авылда кунакларны якты йөз, чәй өстәлләре, кайнар ашлар әзерләп, көтеп алдылар.

Шәмсия ханым Җиһангирова һәм Рәшит әфәнде Минһаҗның чыгышлары җыр-биюләргә үрелеп барды. Рәшит әфәнде төркемнәргә бүленмичә, татар булып язылуның зарурлыгын җентекләп аңлатты, Шәмсия ханым шигырьләре аша җиткерде.

Закир Шаһбан һәм Резедә Әхмәтшина
Халык Закир Шаһбан белән Резедә Әхмәтшинаның чыгышларын көчле алкышларга күмде, “Умырзая” үзешчәннәрен дә җылы каршы алды.

Закир Шаһбанның татар халык җыры “Рамбар юллары”н “Умырзая” һәвәскәре Шамил Аллагулов белән башкаруы да халыкның күңеленә бик хуш килде.

Авыл-районнарда иҗади сәфәр Тара шәһәренең мәдәният йортында зур концерт белән тәмамланды. Тара районында оештыру эшләрендә районның “Нур” татар үзәге рәисе Илдар Маматовның ярдәме күп булды. Илдар әфәнде “Нур” мәдәният үзәге активистлары һәм шул ук исемдәге ансамбль үзешчәннәре белән очрашу да оештырган иде.Чара узганнан соң, алар белән чәй өстәле артында аралашу-сөйләшү барды.

“Мәдәнияте көннәре үзенең төп максатын үтәде дип саныйм, халкыбызны тагы бер зур сынау көтә, без тагы үзебезнең барлыгыбызны, бөтенлегебезне исбатларга тиеш. Әле яңа шартлар куелды, без бары тик 5 хәрефне генә - татар дип кенә язарга тиешбез, Халык безне тулысынча аңлады дип уйлыйм, бертавыштан ризалыгын белдерде, тыңлады, без җыр аша, моң аша, сүз аша аңлатып, үзебез теләгән максатка ирешергә тырыштык. Минемчә, уңышка ия булдык”, диде җырчы Закир Шаһбан.

Авыл-районнарга сәфәргә чыгу милләтпәрвәр эшмәкәр Тамир Алимбаев ярдәме белән мөмкин булды. Татар эшмәкәрләре клубы әгъзаләре Муса Нигъмәтуллин һәм Рәшид Бакиев сәфәрдә кунакларны озатып йөрделәр.

Омскиның Дуслык йортында тамаша залы


Мәдәният көннәренең йомгаклау чарасы Омскиның Дуслык йортында үтте. Татарстаннан килгән мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән әлеге очрашу-концертка өлкә үзәгендә яшәүче татарлар зал тутырып килделәр.

Омскида да халык игътибарлы булды, һәр чыгышны көчле алкышларга күмде, очрашу авыллардагы кебек, күмәкләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG