Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:40

Уралдагы татар җәмагатьчелек оешмалары җанисәпкә әзерлек кысаларында шәһәр-авыл халкы белән эш алып барды. Бу уңайдан өлкәнең берничә шәһәр-бистәсендә татар галимнәре, сәнгатькәрләре катнашында “Без – татарлар” исемле програм оештырылды. Бүген башланган җанисәптә Урал татарлары бүленмәс дигән ышаныч бар.

Русиядә җанисәп алу көннәре башланды. Бу вакыйга “Русиягә һәркем мөһим” дигән шигарь астында бара. Быелгы җанисәп халыкны санап кына калмый, аның социаль хәлен, ихтыяҗларын ачыклау максаты белән дә эшләнә.

Шулай да күпмилләтле Русия халкының милли составы да зур әһәмияткә ия. Күпчелек милли оешмаларның җанисәп алдыннан активлашуы юкка гына түгел: моңа кадәр рәсми рәвештә сан нисбәтеннән икенче урынны алып торган татар халкы өчен бу зур сынау булып тора. Милләтнең кимү ихтималы зур. Моның алшартлары да күп.

Беренчедән, берничә буын катнаш никахлар белән катнашып беткән гаиләләрдә туган балалар инде үз милләтләрен танудан күптән узган. Икенчедән, быелгы җанисәпнең аерым үзенчәлеге бар. Ике битле анкеталар халык санын алуга гына түгел, аның социаль хәлен билгеләү максатыннан бик күп сораулар бирә, ул сораулар арасында милләтең нинди дигәне генә мәҗбүри түгел.
Сулдан уңга - Рамил Курамшин, Фәрит Фәйзрахманов, Фәвия Сафиуллина, Рамил Миндияр

Хөкүмәтне хөрмәт итеп, сүз тыңлап, артыгын сөйләшмәскә өйрәнгән тыйнак татар халкы сорамаган әйбергә җавап бирмәячәк. Милләтен атамаган кеше үзеннән-үзе “бөек Русия ватандашы” булып калачак.

Шуңа күрә алдынгы җәмәгатьчелек, милләтпәрвәрләр милләтнең санын киметмәү өстендә тыгыз эш алып барды. “Урал татарлары” конгрессының идарә әгъзалары Свердловски өлкәсенең көнбатышында урнашкан татар авылларын йөреп чыкты. Әмма һәр татарның һәр күзәнәгенә барып җитү мөмкин түгел. Шуңа күрә шәһәр җирләрендә халык белән эшләү мөһимрәк, ассимиляция дигән әйбер күбрәк шәһәр җирләрендә бара, дигән фикердән чыгып, шәһәрләргә күбрәк әһәмият бирелде.

Менә шундый максат белән, октябрь башында Бөтендөнья татар конгрессы “Урал татарлары” конгрессы белән берлектә төрле шәһәрләрдә халык белән аралашуны оештырды. Очрашуларга Казан шәһәреннән татар халкының күренекле шәхесләре килгән иде.

Филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире Зөфәр Рәмиев, эзтабар язучы, публицист, “Сүз” нәшриятының баш мөхәррире Шаһинур Мостафин катнашында “Без – татарлар” дигән програм оештырылды.

Анда шулай ук Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Рамиль Курамшин, Татарстанның атказанган артисты Рамиль Миндияр, “Татар моңы” халыкара телевизион җыр бәйгесе лауреаты Фәрит Фәйзрахманов, Татарстанның атказанган артисты Хәйдәр Гыйльфанов та катнашты.

“Без – татарлар” програмы Екатеринбур, Полевской шәһәрләрендә һәм Буланаш, Октябрьский бистәләрендә булып кайтты.

Тамашачылар Казаннан килгән мәшһүр җырчыларны карарга дип залларны тутырып килде. Тере баян, тере гитара, тере тавышлар белән чын мәгънәсендә халык күңелен яулап алган татар җырлары татар галимнәре чыгышлары белән аралашып, үрелеп барды. Татар халкы дигән бөек халыкның бай мирасы, тарихы турында милли горурлыкны уятырлык бик күп сүзләр яңгырады.
Буланаш мәчете бүген шундый хәлдә

Залдагы халык кунакларны тын да алмый тыңлап, көчле алкышларга күмде. Ә Буланаш бистәсендә Казан кунакларын бигрәк тә зарыгып көтеп алдылар. Биредә бер уңайдан мәчет төзү өчен халыктан хәйрия акчасы җыюны да оештырганнар иде. Казан кунаклары да мәчет төзелешенә хәлдән килгәнчә үзләреннән өлеш керттеләр.

Концерт Зөһрә Сәхәбиеваның “Иман” дигән мөнәҗәте белән башланып китте. Аннан соң татар “Левитаны”, күпләрнең хәтеренә Татарстан радиосы дикторы булып кереп калган галим Фоат Галимуллин үзенең тирән эчтәлекле чыгышы белән генә түгел, искиткеч матур җырлавы белән дә халыкны таң калдырды.

Барлык очрашулар да бик җанлы һәм җылы узды. Һәр очрашуга халыкның шулай залларны тутырып килүе, ахырда бар кешенең аягүрә басып “Туган тел” җырын башкаруы һәркемнең күңелендә бердәмлек хисен тудырды.

Халык белән аралашу күрсәткәнчә, Урал татарлары татар халкын төрле төркемнәргә бүлеп күрсәтергә теләүчеләр турында бик үк хәбәрдар түгел. Күпләрне бу мәгълүмат бик гаҗәпләндерде. Бу юлы Уралда узган җанисәп вакытындагыча башкортлаштыру сәясәте дә артык сизелми. Шуңа күрә, әлеге очрашуларда катнашучылар фикеренчә, Урал татарлары вакланмаячак. Икенче урынны саклап калу мөмкин булыр дигән ышаныч бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG