Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:41

"ЮКОС" җитәкчеләре мәхкамәсендә бәхәсләр башланды


Мәскәүнең Хамовнический мәхкамәсендә “ЮКОС” ширкәтенең элекке җитәкчеләре Михаил Ходорковский белән Платон Лебедевка каршы икенче җинаять эше турында бәхәсләр башланды.

Тарафлар чыгышлары бер атна чамасы дәвам итәчәк.

Прокурор Гөлчәхра Ибраһимова хөкем ителүчеләрнең гаепләре тулысынча расланган дип белдерде.

Бәхәсләшүләрдән соң гаепләнүчеләр соңгы сүз белән чыгыш ясаячак һәм хөкемдар хөкем карарын әзерләү өчен чыгып китәчәк.

Ходорковский белән Лебедев нефть урлауда һәм җинаять юлы белән табылган акчаны рәсмиләштерүдә гаепләнә.

Элегрәк алар төрле икътисадый җинаятьләрдә гаепләнеп 8 ел төрмәгә хөкем ителгән иде.

XS
SM
MD
LG