Accessibility links

Ижаудан татар теле укытучысы грантка ия булды


Ижаудагы 12нче мәктәпнең татар теле укытучысы Рәсимә Садыйкова
Ижаудагы 12нче мәктәпнең татар теле укытучысы Рәсимә Садыйкова

Ижау шәһәре мәктәпләрендә уннан артык ана теле укытучысы эшли. Шуларның өчесе Русия Президенты игълан иткән милли проектта катнашып, 100 мең сумлык грантка ия булды.

Беренче булып бу премиягә 55нче мәктәп укытучысы Рәмзилә Ганиева һәм 10нчы мәктәптән Фәридә Кашапова лаек булган иде. Агымдагы елда татар җәмәгатьчелеге тагын зур шатлык хисләре кичерде. Татар теле укытучыларының метод берләшмәсе җитәкчесе, 12нче мәктәп укытучысы Рәсимә Садыйковага милли проектта җиңеп чыкканы өчен диплом тапшырылды.

“Ана теле укытучысы бүген һөнәр иясе генә түгел. Аңа заман сулышын тоеп, укыту өчен үзенә дә яңалыкларны үзләштереп, аларны үз дәресләрендә кулланып эшләгәндә генә, югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин”, дигән фикердә Рәсимә Садыйкова.

Рәсимә Фоат кызы Садыйкованың нәкъ шушы юнәлештә алып барган хезмәтен күреп, аның эшенә югары бәя бирелде. Быел аңа Россия мәгәриф министрлыгының мактау һәм Татарстан мәгариф министрлыгының рәхмәт кәгазьләре тапшырылды. Татар теле укытучысы Рәсимә Садыйкова елның иң яхшы мөгаллимәләре исемлегенә кереп, 100 мең сумлык грантка ия булды.

“Бүгенге көндә укытучыларның дәрәҗәсе күтәрелүе һәм өченче ел рәттән Ижау шәһәрендәге татар теле укытучыларының зур бүләк, Президент бүләген яулап алуы – сөенечле хәбәр”, диде Садыйкова.

Грантны яулау укытучы алдында тагын да зур җаваплылык та бит әле. Рәсимә Садыйкова шәһәр мәктәпләрендә ана теле укытучыларын әйдәп баручы да.

“Безнең Ижау шәһәренең татар теле укытучылары җитәрлек дәрәҗәдә тәҗрибә тупладылар. Без бер-беребездән үрнәк алып, кимчелекләрне бетереп эшләргә тырышабыз. Ана теле укытучысына таләпләр бик зур. Без дәресләр биреп кенә чикләнмибез. Укытучы баланың күңелен төшермичә, үз халкы һәм башка милләтләрнең мәдәнияты, рухи дөньясы белән таныштырып, мәхәббәт уятырга тиеш. Укыту белән бергә тәрбия эшен дә алып бару, яңа укыту һәм тәрбия планнарын кору, планнарны балалар күңеленә яраклы булырдай итеп, яңа формалар кулланып эшләү дә – безнең бурыч. Бүген без игътибарыбызны ата-аналар белән эшләүгә юнәлтергә килештек”, ди Рәсимә Садыйкова.

Укучыларга ныклы белем бирүдә тиешле шартлар тудырылырга тиеш. Мәктәпләрдә бүген техник мөмкинлекләр бар, дәреслекләр кайгыртыла, информацион технологияләр кулланыла. Әмма балаларга ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдә болар гына аз. Бу уку елында балалар белән эшләүне башка яссылыкка күчерергә кирәк, дип исәпли Рәсимә Садыйкова. Бу, иң беренче чиратта, ата-аналар, гаилә белән эшләү. “Мәктәп баласы әле мөстәкыйль рәвештә сорауларны хәл итәргә әзер түгел. Хәлиткеч роль ата-ана кулында. Шуңа да чараларга күбрәк өлкәннәрне җәлеп итәргә кирәк”, дип исәпли Рәсимә Садыйкова.

Күптән түгел, укытучылар Казанда татар теле укытучылары җыенында булып кайтты. Анда башка төбәкләрдә телне өйрәнү өлкәсендәге уңышлар турында тыңлап, укытучылар белән аралашып, тәҗрибә дә туплаган алар. Рәсимә ханым төбәкләрдә башкарылган гамәлләрдән соклануын да яшермәде. Удмуртиядә дә киләчәктә шушындый мөмкинлекләр булсын иде, дип хыяллана укытучы.

Бүген татар халкына үзен милләт булып саклап калуда да мәктәпнең, ана теле дәресләренең роле бик зур. “Милләтне саклау – ул телне саклау. Әгәрдә без әз генә булса да туган тел аркылы бала күңеленә үтеп керә алабыз икән, димәк, без аның гаиләсе белән, аның туганнары белән дә эшлибез. Шул ук вакытта без халык белән эшлибез дип әйтә алабыз. Милләтне үстерү юнәлешендә, аеруча бүген, халык санын алган көннәрдә, үзебезнең кем икәнлегебезне күрсәтү өчен, бергәлек кирәк. Милли оешмалар белән, гаиләләр белән, мәктәп белән бергәлек”.

Татарстаннан дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып бару өчен бик күп кулланма материаллар да алып кайткан Рәсимә Садыйкова. Казанда укытучылар яңа чыккан дәреслек авторлары белән дә танышканнар Димәк, яңа китапларны алу мөмкинлеге булачак.
XS
SM
MD
LG