Accessibility links

Кайнар хәбәр

Женевада Грузия белән Русия сөйләшүләре яңартылды


Грузия белән Русия халыкара арадашлык белән Кавказда ышанычны торгызу һәм көч куллануга юл куймау максатында сөйләшүләрне яңартты.

Женевада үтүче сөйләшүләрнең 13-нче өлешендә үзләрен бәйсез илләр дип игълан иткән Көньяк Осетия белән Абхазия дә катнаша.

Анда арадашчы буларак Европа Берлеге, Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы һәм БМО катнаша.

Сентябрь аенда Тифлис Мәскәүне Көньяк Осетиядән читтәге Грузия җирләрен дә басып алуда гаепләгәннән соң төбәктә вәзгыять кискенләшеп китте.
XS
SM
MD
LG