Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:45

Ижауда милли оешмалар стадионда көч сынашты


Спорт фестивалендә кул көрәше бәйгесе

Спорт фестивалендә кул көрәше бәйгесе

Шушы көннәрдә Ижауда “Көч һәм рух” дип аталган II халыкара спорт фестивале булып узды. Анда Удмуртиядә теркәлгән күп кенә милли оешма вәкилләре, шулай ук Татарстан, Мари Иле, Пермь өлкәсеннән дә кунаклар катнашты.

Спорт фестиваленең төп максаты яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен булдыру, аларны чыныктыру иде. Шулай ук Удмуртиядә яшәүче халыкларның милли уеннарын яңарту, үстерү дә күздә тотылды. Шуңа да “Динамо” стадионында татарларның сабан туендагы ярышлары, мари, рус һәм башка милләтләрдә киң таралган пычак, балта, сөңге ыргыту, җәядән ату кебек ярышлар да оештырылды.

Ринат Әхмәтҗанов улы Дамир белән
Икенче ел рәттән Пермь төбәгеннән Ринат Әхмәтҗанов зур төркем туплап килә. Алар җәядән ату спорт төрен торгызалар.

Ринат Әхмәтҗанов Пермь төбәгенең Березники шәһәрендә яши. Үз бизнесы бар. Спорт – физик яктан көчле булырга өйрәтә, ди ул. Шул ук вакытта Ринат төрле халык уеннарын кайтару белән шөгыльләнә. Балаларны, яшьләрне дә бу эшкә тарта.

Ринатның улы Дамир да Ижауга килгән. Спорт белән шөгыльләнергә ярата, җәядән атарга өйрәнә икән. Әлеге спорт төре аңа тарихны үзләштерергә, тирәнрәк эзләнергә дә этәргеч биргән. Киләчәктә спорт секциясендә алган тәҗрибәсе кирәк булыр дип саный. Көчле булырга өйрәтә, ди егет. Алар үзенчәлекле киемнәр дә теккәннәр.

"Иман” татар яшьләре берлеге әгъзалары
Көзге көн дә бик матур һәм җылы иде. “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзалары белән көянтә, чиләкләр белән су ташуда ярышлардан соң очраштык. Гөлназ Нургалиева, яшьләр оешмасы рәисе, үткән елда һәр оешма аерым команда булып катнашса, быел алар җыелма команда булуын аңлатты. Алар юридик институттан, Удмурт дәүләт университеты, Ижау механика университетыннан килгән егетләр-кызлар белән көч сынаштылар.

Үткән ел һәр милли оешма аерым команда булып ярышларда катнашкан иде. Быел милли оешмалар халыклар Дуслыгы йортының бердәм командасы итеп тупланган.

Икенче ел рәттән гер күтәрү буенча ярышларга Илгиз Мансуров казыйлык итә. Гер күтәреп ярышырга теләүчеләр быел да күп, диде ул.

Стадионның һәр почмагында төрле-төрле спорт уеннары белән шөгыльләнүчеләрне, төрле спорт ярышларын да күзәтергә мөмкин иде. Кул көрәшендә, каратэда, гер күтәрүдә һәм башка уеннарда катнашучылар да, күзәтүчеләр дә күп булды. Шулай итеп, яшьләр урамда түгел, мәйданда көч сынашты. Танышты, аралашты, күңел ачты.

Көянтә-чиләк белән су ташу ярышы

XS
SM
MD
LG