Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур сайлауларында татарлар әүземлек күрсәткән


Оренбур төбәгенең сайлау комиссиясе исемлегеннән күренгәнчә, шәһәр һәм район башлыклары кәнәфие өчен 16 татар исемле кеше көрәшкән. Аларның күпчелеге фиркаләрдән түгел, ә үз намзәтләрен тәкъдим итүчеләр.

Милләттәшләребез сайлауларда мондый әүземлекне беренче тапкыр күрсәтте. Мәсәлән, сайлауларда Богырыслан шәһәренең элекке мэры җиңеп чыкса да, милләттәшебез Хөсәен Гатиятов 20% тирәсе тавыш җыя алды. Ә район җитәкчеләре кәнәфиләре өчен татар милләтенең 15 вәкиле көрәште. Әсәкәй районында алар дүртәү иде. Шулар арасында, 1990-нчы еллар башыннан бирле Әсәкәй районы белән идарә итүче башлыкны 300 тирәсе тавыш белән артта калдырып, районның коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе, 39 яшьлек Салават Гатауллин җиңеп чыкты.

Әсәкәй районы – төбәктә иң күп татарлар яшәгән районнардан санала. Анда район үзәгеннән башка 10 татар авылы бар. Соңгы җанисәптә Оренбур җирлегендә 165,967 татар теркәлде (бу төбәк халкының 7.6%), шуларның 11,567се Әсәкәй районында (бу район халкының 51% тәшкил итә).

Төбәкнең Сакмар районы Үрге-Чебенле авылында үткән сайлаулар да үзгәрешләр алып килде. Соңгы елларда булмаган күренеш: әлеге сайлауда катнашучы авыл халкының саны 70% арткан.

1755 елны беренче нигез ташлары салынган татар авылында 700дән артык милләттәшебез көн күрә. Авыл идарәсенә шулай ук тагын бер кечкенә татар һәм ике рус авылы карый.

Сайлауларда, 25 елдан артык авыл белән идарә иткән Фәйзрахман Рәхмәтуллинны күпкә артта калдырып, тумышы белән әлеге авылдан булган Зиннур Әбдрәшитов җиңеп чыкты.

Әлеге яңалыклардан нәтиҗә шундый: торгынлыкта булган Үрге-Чебенле халкы дини һәм милли үзгәрешләр көтә. Депутат булып сайланган егетләрнең алтысы да шул ук авыл татарлары. Алар арасында Оренбур шәһәренең “Туган тел” татар-милли мәдәни мохтарияте әгъзасы Нур Хөсәенов белән аның рәисе Рөстәм Маннанов та бар.
XS
SM
MD
LG