Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп: кешеләр кими, милләтләр арта


Русиядә пәнҗешәмбе рәсми рәвештә халык исәбен алу башланды. Әлеге җанисәптә 142 миллион кеше катнашырга тиеш. Соңгы тапкыр 2002 елны узган халык исәбен алу вакытында күп кенә хәрәмләшүләр булуы әйтелде.

Аеруча да Русиядәге урыс булмаган халыклар мәсьәләсендә шактый гына бәхәсләр туды. Ләкин казна акчалары, материаль-техник база җитеп бетмәсә дә, түрәләр быелгы җанисәп тулы һәм төгәл булачак дип ышандыра.

12 көн барачак бу чарада 613 мең җанисәпче халыклардан төрле мәгълүмат язып алачак. Һәм шуларның берсе кешенең милләте белән бәйле. Иң күп халыклар әлбәттә Русиянең Төньяк Кавказында тәшкил итә. Мисал өчен анда аварлар, дәргиннәр, лезгиннар, лакцылар һәм башкалар бар. Ягъни аларның саны 14гә җитә. Һәм болар әле тагын берничә төркемгә бүленә һәм һәркайсы үз телендә сөйләшә.

Махачкаладагы Дагыстан дәүләт университетының хокук профессоры Шамхалдибир Исаев тумышы белән республиканың көньяк-көнбатыш ягыннан һәм чамалал дигән бер кечкенә этник төркемгә керә.

Ул Дагыстандагы төп авар халкының бер этник төркеме санала. Бары тик 5 мең генә чамалал бар дип исәпләнсә дә, алар урнашу җирләренә карап ике диалектка бүленгән – гигатл һәм гаквари.

Исаев исә гигатл диалектына карый. Соңгы тапкыр 2002 елны җанисәп вакытында Исаев үзен авар дип язган, әмма җәя эчендә чамалал дип өстәгән. Быел да ул нәкъ шулай эшләргә җыена.

Әмма үзләрен бары аварлар дип кенә язучылар да Дагыстанда шактый.

Кавказдагы тагын бер чиркәс халкы исә быел элекке кебек үзенең яшәгән җиренә карап түгел, ә бер чиркәс исеме астында язылырга булган. Мисал өчен Кабарда-Балкар (чиркәс), Шапсуглар (чиркәс) һәм башкалар. Ник дигәндә, узган елны Кабарда-Балкарда яшәүче чиркәсләр кабарда булып теркәлеп инде санны киметкән.

Җанисәп вакытында таҗикларны да кулланмакчылар

Әйтергә кирәк, Русиядә быелгы җанисәптә тәкъдим ителгән милләтләрнең саны искитмәле зур – бу 1 мең 840 төрле. Алар арасында бер үк милләтне төрлечә язганнар да шактый. Әгәр мисал өчен урысларны 3-4, башкортларны 6-7 төркемгә бүлсәләр, татарларны 140тан артык субэтноска аердылар.

Русиядәге урыс булмаган милләтләрне алганда, федераль хөкүмәт шулай ук илдә яшәүче меңнәрчә чит ил вәкилләрен дә исәпкә кертергә тырыша. Гәрчә аларның Русиядә канунсыз яшәве дә ихтимал.

Хакимият шулай ук укырга килгән студентларны, вакытлыча эшкә килүчеләрне дә җанисәпкә кертергә җыена.

Мәскәүдәге таҗик җәмгыяте җитәкчесе Боһшок Лашкарбек сүзләренчә, 700 мең таҗик Русиядә яшәү рөхсәте булмыйча гомер кичерә. Шул ук вакытта Русиядә ватандашлык алган таҗиклар да җанисәптә катнашырга теләмәвен әйтә.

«Ватандашлыгы булган таҗикларның күбесенең рәсми теркәлгән яшәү урыны юк. Шуңа мондый рәсми урыннары булмагач алар җанисәптән качу ягын карый. Чөнки документы булмаган кешеләр гел курка», ди ул.

Җанисәптә катнашучылар санын арттыру өчен Росстат халык алу исәбен алу турындагы мәгълүматларны 14 телдә бастырды. Шул исәптән азәрбайҗан, таҗик, кыргыз, инглиз, кытай, төрек һәм вьетнам. Ләкин моның нәтиҗәсен бары 2011 елның апрелендә генә бәяләп булачак. Нәкъ шул вакытка инде гомумиләштерелгән мәгълүматлар булыр дип көтелә.

Бу вакыт җиткәч Русия түрәләре илдәге кеше саны гына түгел, ә халыкның керемен, белем алу дәрәҗәсен, нинди торакта яшәвен дә белә алачак.
XS
SM
MD
LG