Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ярмәкәйнең элекке башлыгы җәзасыз кала


Прокуратура балаларны идәнне үбәргә мәҗбүр иткән элекке район башлыгына карата җинаять эше ачмады.

Башкортстан прокуратурасы мәктәп укучыларын спорт күнегүләре вакытында идәнне үбәргә мәҗбүр иткән Ярмәкәй район хакимиятенең элекке башлыгы Дифгать Хантимеровка карата җинаять эше кузгатмаска булды.

Әлеге күнегүләр төшерелгән видеоязманың интернетка чыгуы зур җәнҗалга һәм Хантимеровның вазифасыннан алынуына һәм хакимияттәге “Бердәм Русия” фиркасеннән чыгарылуына сәбәп булган иде.



Республиканың балалар хокуклары вәкиле Лилия Гомәрова сентябрь аенда Ярмәкәй районында булып бу күнегүләрдә катнашкан укучылар һәм аларның ата-аналары белән очрашты.

Гомәрова әйтүенчә, балалар да, ата-аналар да элекке район башлыгының бу гамәлләренә зарланмый.

“Әлбәттә беркем дә үлмәде, берәүнең дә сәламәтлегенә зарар килмәде, әмма балаларга әхлакый зарар килде, шул ук хакимият башлыгының спортны үстерүгә биргән бернинди акчалары да аны төзәтә алмый”, - диде Гомәрова.

Әмма прокуратура вәкилләре бу хәлне җентекләп тикшергәннән соң, Хантимеровка карата җинаять эше ачуга нигез юк дигән нәтиҗәгә килгән.

Әмма бу эшкә әле нокта куелмаган. Хантимеровның гамәлләре Русия президентының балалар хокуклары вәкиле Павел Астаховның да игътибарын җәлеп иткән.

“Якын көннәрдә мин тикшерү белән Башкортстанга барам һәм анда республика прокуроры Сергей Хуртин белән очрашырга җыенам. Аның бу хәлгә шәхсән бәя бирүен һәм Хантимеровка карата җинаять эше ачудан баш тартуның нигезле булуын тикшерүен сораячакмын”, - дип белдерде Астахов.
XS
SM
MD
LG