Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:42

Сәяси фиркаләр һәм намзәтләр үткән сайлауларга йомгак ясый. Күпчелек мандатларны хакимият фиркасе алды, оппозициядән берничә кеше үтә алды. “Бердәм Русия” фиркасе Татарстандагы хакимият фиркасе сайлау нәтиҗәсе белән канәгать.

"Бердәм Русия" фиркасенең утырышында, Республиканың 4 шәһәрендә үткән сайлауларда хакимият фиркасе исемлеге белән генә 74 урынның 54ен алган, дип игълан ителде. Элекке елларда кебек күпчелек урыннарны хакимият фиркасе вәкилләре алды, әмма ара-тирә сайлау машинасы да оппозиция басымына биреште.

Казанда рәсми хакимиятне тәнкыйтьләүчеләр шәһәр шурасына үтә алмады. Башкаланың канун чыгару оешмасына хакимияткә якын, яки аңа бәйле түрәләр, зур бизнес вәкилләре керде. Казан шәһәр шурасындагы “Бердәм Русия” фиркасе вәкилләре арасында төзелеш ширкәтләре вәкилләре бар.

Мәсәлән, 10 октябрь көнне бер мандатлы бүлгеләрдә Казанда иң эре саналган “Баско” төзелеш ширкәте җитәкчесе Валерий Калмыков, “XXI гасыр” төзелеш ширкәте башлыгы Эдуард Галиев сайланды. Зур бизнес вәкилләре дә депутат булды. Фирка исемлеге белән Казан шәһәр шурасында тагын бер мөддәткә “Бәхетле” ширкәте башлыгы Мөслимә Латыйпова да сайланды.

Шулай ук фирка исемлеге белән канун чыгару оешмасына җиңел генә шәһәр идарәсе вәкилләре дә керде. Мәсәлән, Казан шурасына шәһәр башлыгы урынбасары Иршат Минкин, идарәдә эшләгән “Бәйрәм програмнары дирекциясе” җитәкчесе Игор Сивов, Башкарма комитет рәисе урынбасары Оскар Прокопьев, тагын бер урынбасар Сергей Кандратьев, муниципал берәмлек башлыгы урынбасары Людмила Андреева да депутат мандатын алды.

“Муниципал бирем дирекциясе” башлыгы “Гадел Русия” фиркасе исеменнән үтте. Казан шурасының сайлаудан соң беренче утырышы октябрь ахырында үтәргә тиеш, әмма хәзердән ук бу түрәләрнең урыннарын саклап калуын чамалап була.

Яңа кешеләрдән шурада “Казан” теле-радио компаниясе җитәкчесе Мәдинә Тимерҗанованы атап була. Ул бер мандатлы бүлгедә хакимият фиркасе исеменнән мандат яулап алды. Шулай ук 2нче гимназия җитәкчесе Камәрия Хәмидуллина дә бер мандатлы бүлгедә 70% артык тавыш җыйды.

Тәнкыйть белдерүче булырмы?

Шурада тавыш куптара торган, хакимият белән бәхәскә керә торган кешеләр булырмы? Коммунистлардан һәм ЛДПРдан сайланган берничә кеше башка фикерләр белдергән очракта да, күпчелеккә каршы тора алмый. Сәяси фаразлары белән танылган “Звезда Поволжья” газеты, ЛПДР сайлануына хакимият киртәләр кормаган, шуңа бу фирканең шәһәр җитәкчелегенә каршы чыгуын көтәсе түгел, дип яза.

Коммунистлар вәкиле, элекке сайлаулардагы хәрәмләшүләрне мәхкәмәгә биргән хокук яклаучы Игорь Веселов сайлана алмады. Рәсми саннарга караганда Мәскәү районы базары җитәкчесе Олег Крюченков аны аз гына узды. Веселов өчен 38% тавыш бирелгән булса, Крюченков өчен -- 42% тирәсе.

“Правое дело” фиркасе намзәтләре дә шурага үтә алмады. Бу фирка исеменнән барган һәм Татар иҗтимагый үзәге президиумы әгъзасы булган Фәрит Зәкиев 7% тирәсе генә тавыш җыйды. Хәзер ул хәрәмләшүләр турында белдерә һәм моңа каршы урам җыенын үткәрергә чакыра, дип хәбәр ителә.

“Правое дело” башкаладагы сайлауларда фиркаләр ярышында да катнаша алмады. Аның фирка исемлеге сайлауларга барып җитмәде. Бөтен сайлауларда катнаша торган һәм үзен хокук яклаучы, оппозиционер дип таныта торган Дмитрий Бердников та Казан шурасында булмаячак. Ул шәһәр башлыгы Илсур Метшин белән ярышты һәм 7% тирәсе тавыш кына җыя алды. Шулай итеп Казан шурасында каршы фикер әйтә алырлык кешеләр сайлана алмады.

Оппозиция шытып чыкты

Аның каравы Яшел Үзән шәһәренең һәр районында җирле шураларга оппозиция вәкилләре үтте. “Правое дело” белән бергәлектә эшләүче “Единство” төркеме әгъзасы Сергей Симонов, 51% тирәсе тавыш җыеп сайланды. 100% тавыш җыйган икенче бер намзәт Айрат Набиуллов бер авыл шурасына керде, дип хәбәр итә “Правое дело”.

Бу фирка мәгълүматларына караганда, җирле сайлауларда бәйсез “Единство” төркеменнән барлыгы 8 намзәт катнашкан булган, ә калган 61 кеше хакимият басымы белән читләштерелгән.

Көрәш каты барган, кайбер намзәтләрнең балаларына наркотик ташлау белән янаганнар, дип белдерә “Правое дело” вәкилләре. Нәтиҗәдә Яшел Үзәндә бәйсез эшмәкәрләр ярдәме белән эшләгән “Единство” төркеменнән бер генә кеше сайланган.

Күбесе хакимият фиркасе вәкилләренә җиңелгән. Ә менә Чаллыда “Бердәм Русия” фиркасе әгъзасы, КамАЗ ширкәте вәкиле Михаил Суранович коррупциягә каршы һәм хокук яклау оешмасы башлыгы намзәт Сергей Еретновка җиңелгән. Алар арасында аерма берничә процент кына булган.

Бу хәл турында “Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин үз сүзен әйтте. Ул: “Сайлау алды көрәше каты булды, хакимият фиркасе зур һәм абруйлы булгач, намзәтләре барысын китереп бирерләр дип көтә, ахрысы”, дигән.

Фәрит Мөхәммәтшин 2011 елгы парламент сайлаулары, 2012 елгы Русия президенты сайлаулары алдыннан моннан сабак алырга киңәш иткән.

Оппозиция вәкилләре һәм бәйсез капитал ияләре катнашкан сайлауларда көрәш каты барса да, күпчелек урыннарда үгетләү сүлпән булды. Намзәтләрнең сайлаучыларга карата битарафлыгына Казанда гына түгел, авылларда да канәгатьсезлек арта бара.

Сайлаудан соң икенче көнне “Азатлык”ка Балык бистәсе районында яшәүче Лариса Меделева шалтыратты. Ул яшәгән авылында элекке депутатларның хисап бирмәгәнгә, намзәтләр белән ахыргача танышып булмаганга сайлауларга бармавын һәм аларны гомумән канунсыз дип санавын әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG