Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укытучылар корылтаеның кайтавазы


Татарстанда мәгариф өлкәсендә зур эшләр булып ята. Август аенда гадәти укытучылар киңәшмәсе оештырылган булса, сентябрь ахырында исә татар теле укытучыларының V Бөтенрусия корылтае узды. Соңгысында Русия регионнарында татар теле укыту мәсьәләләре тикшерелде. Әмма милли хәрәкәт вәкилләре бу чараны тәнкыйть утына тоталар.

Укытучы -- иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Ул кешедән нигезле белем, сабырлык, һәр бала белән дустанә элемтә урнаштыруны сорый. Русия төбәкләрендәге мәктәпләрдә татар теле дәресләре укыту исә, укытучылардан икеләтә тырышлык таләп итә.

Төбәкләрдәге татар теле укытучыларын үзара очраштырып, аларның фикерләрен барлау, проблемнары белән танышу – корылтайның беренчел максаты. Чарада Русиянең 38 төбәгеннән һәм республикадан 448 делегат катнашты. Алар милли мәгарифтәге үзгәрешләр турында мәгълүмат алмашты, тупланган уңай тәҗрибә белән уртаклашты. Проблемнарны хәл итү юлларын бергәләп чишү юллары эзләнде.

Казанның төрле мәктәпләрендә секцияләр рәвешендә узган җыелышлардан соң, Камал театры бинасында корылтайның пленар утырышы үткәрелде. Йомгаклау җыенында делегатлар корылтайның резолюциясен кабул итте.

Әлеге резолюция нигезендә, Русия халыкларының мәдәнияте һәм туган телләре үсешендәге хокукларын камилләштерү эшен дәвам итү, мәктәпкәчә белем бирү йортларында татар телен куллану даирәсен киңәйтү, татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү өчен уку програмнары һәм укыту әсбаплары эшләүне оештыру, Русия төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән яшьләрне Татарстандагы югары уку йортларына максатчан програм нигезендә кабул итү эшен дәвам итү хакында карарлар кабул ителде.

Милли хәрәкәт вәкилләре корылтай эшен тәнкыйтьли


“Чит төбәкләр мәктәпләрендә татар теле ничек укытыла?”, дигән секция эшенә катнашкан тарих укытучысы Гөлфәния Җәләлова сүзләренчә, корылтайны оештыручылар читтән килгән укытучылырны утыртырлык татар мәктәбе тапмаган. “Чөнки Казанда татар мәктәбе юк”, ди Гөлфәния Җәләлова.

“Мин 177нче мәктәптә һәм 33нче мәктәпләрдәге секция утырышларында катнаштым. Беренчесендә татар телен укыту проблемы тикшерелде. Килгән кунаклар белән сөйләшенде. Төбәкләрдәге мәктәпләрдә татар теле ничек укытыла, дигән темага чыгышлар ясалды.

Сембер өлкәсеннән килгән чыгыш ясаучы үзләрендә байтак эш башкарылганын күрсәтте. Төмәннән килгән вәкил, үзләрендә 200 укучы укый, дип чыгыш ясады. Ул мәктәп этномәдәни мәктәп итеп ачылган. Андый мәктәпнең барлыгы турында беркем дә белми иде. Алар монда килеп, бер ачыш ясаган кебек булдылар.

Әйтәсе килгән сүзем шул: җыелышларның беренчесен 177нче мәктәп, икенчесен 33нче мәктәп биналарында уздырдылар. Татар теле укытучыларын, татар мохтариятләре җитәкчеләрен утыртырга татар мәктәбе тапмадылар. Ни өчен дигәнгә, шәһәр күләмендә күрсәтерлек татар мәктәбе юк безнең, диделәр. Бу мине бик тә кыерсыткан кебек булды”, ди Гөлфәния ханым.

“Пленар утырышка килгәндә, мин министрның татар телен начар белгәнен аның кадәр тәнкыйтьләмәс идем. Алга таба өйрәнер әле. Моңа кадәр татар телен куллану кирәк булмагандыр. Әмма аның фикере белән мин килешә алмыйм.

Министр фикеренчә аерым балалар бакчасы ачу кирәк түгел, ике телдә сөйләшә ала торган тәрбиячеләр булырга тиеш. Бу фикер белән килешү мөмкин түгел. Балалар бакчасында ничек кенә булса да татар мохите булдырырга кирәк. Ата-аналар килеп сөйләшеп китәрлек булсын. Мәктәптә дә шулай ук.

Әгәр мәктәпләрне без татар мәктәбе итеп, татар балалары өчен дип ачмасак, нинди телдә укыту анысы бик мөһим түгел. Әмма бу татар мохите булырга тиеш. Ул вакытта ата-аналарны җыеп, тәрбия эше дә алып барып була.

Ә менә урыс мәктәпләренә аерым сыйныфлар кертеп утырту ярый торган эш түгел. Ул аларны мескен хәлгә генә калдыру, ул мәктәптә беркайчан да татар мохите дә булмый, татар тәрбиясе дә булмый. Шул сыйныфларында гына татар балалары бикләнеп ятачак”, ди Гөлфәния Җәләлова.

Бүгенге көндә Русиянең татарлар күпләп яшәгән 24 төбәгендә эшләп килгән татар мәктәпләрнең саны мең ярымлап. Аларда 93 меңгә якын татар баласы үз туган телен һәм әдәбиятын өйрәнә.
XS
SM
MD
LG