Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Мәскәү мэры урынына Сергей Собянинны тәкъдим итә


Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәү шәһәр башлыгы урынына Русия хөкүмәтенең рәисе урынбасары Сергей Собянинны тәкъдим итте.

Бу тәкъдим Мәскәү шәһәр думасы утырышында тавыш бирүгә чыгарыла.

Хакимияттәгәе “Бердәм Русия” фиркасе шәһәр башлыгы урынына тәкъдим итү өчен президентка тапшырган исемлектә Собяниннан тыш транспорт министры Игорь Левитин, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев һәм Мәскәү хөкүмәте рәисе урынбасары Людмила Швецова да бар иде.

Элекке мэр Юрий Лужков 28 сентябрьдә вазифасыннан алынган иде.
XS
SM
MD
LG