Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:06

Русиядә хәрби полиция булдырыла


Русия Федерация Шурасының Саклану комитеты әгъзасы Михаил Сорокин илдә хәрби полиция булдырылачагын игълан итте.

Сорокин әйтүенчә, кичә бу турыда Думаның Саклану комитеты утырышында Баш хәрби идарә башлыгы, генерал Николай Макаров әйткән.

Хәрби полициядә 20 меңләп хезмәткәр булачак. Аларның күпчелеге хәрби реформа барышында гаскәрдән чыгарылган элекке хезмәткәрләрдән тупланачак.

Хәрби полициянең төп максаты гаскәрдәге “бабайлык” күренешләренә һәм башка канун бозуларга каршы көрәшү диелә.

XS
SM
MD
LG