Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маҗарстанда каза булган балчык эшкәртү корылмасы эшен яңарта


Маҗарстанда узган атна башында зур күләмдә агулы матдәләр агып табигатьне нык пычраткан балчык эшкәртү корылмасы бүгеннән эшен яңарта.

Агулы матдәләр саклагыч дивары җимерелеп кызыл сыеклыкның якын тирә авылларга һәм табигатькә таралуы нәтиҗәсендә тугыз кеше һәлак булды, 120-ләп кеше җәрәхәтләнде.

Казадан соң эвакуацияләнгән Колонтар авылы халкына өйләренә кайту рөхсәт ителгән.

Greenpeace хәрәкәте активистлары корылманың эшен яңартуга ризасызлык белдерә.
XS
SM
MD
LG