Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:22

Төрксой БМО баш фатирында Нәүрүз бәйрәмен үткәрәчәк


Төрки халыкларның Төрксой халыкара мәдәни оешмасы киләсе елның мартында Нью-Йоркта Берләшкән милләтләр оешмасы бинасында Нәүрүз бәйрәмен үткәрәчәк.

Бу чарада төрле төрки илләрдән, шулай ук Татарстан һәм Башкортстаннан да вәкилләр, сәнгәткарьләр катнашачак.

Моны Азатлык Радиосына Анкарада урнашкан Төрксой оешмасындагы Башкортстан вәкиле Әхәт Салихов белдерде.

Былтыр Нәүрүз бәйрәмен котлау чарасы Парижда ЮНЕСКОның баш идарәсендә үткәрелгән иде.

XS
SM
MD
LG