Accessibility links

Германия Русиянен дә бердәм иминлек системасына кушылуын тели


Германия Русияне бердәм Европа иминлек системмына кушу юнәлешендә чаралар күрәчәген белдерә.

Германия канцлеры Ангела Меркель атналык видео мөрәҗәгатендә, НАТОның ноябрьдә Лиссабонда узачак саммитына кадәр бу хакта төгәл эшчәнлек алып барачагын белдерде.

Германия канцлеры Меркель, саммит кысаларында узачак НАТО-Русия шурасы утырышында Русия премьеры Владимир Путиннен дә катнашачагын белдерде.

Саммит 19-20 ноябрьдә узачак.
XS
SM
MD
LG