Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:15

Меркель: "Kүпмәдәниятле җәмгыять булдыру омтылышы уңмады"


Германия канцлеры Ангела Меркель илдә күпмәдәниятле җәмгыять булдыру омтылышының гамәлгә ашмавын белдерде. Ул бу хакта үзе җитәкчелек иткән Христиан-демократ берлеге (CDU/CSU) яшь активистларының еллык җыенында әйтте. Аны сүзләренә кушылган партия генераль секретаре Һорст Сееһофер да "күпмәдәниятлелек фикере бөтенләй уңышсыз калды" дип өстәде.

Мигрантларның ил кануннарына буйсынудан кала алман телен камил дәрәҗәдә белү кирәклегенә басым ясаган Меркель, "бу илгә читтән килеп урнашкан кешеләрнең хөкүмәттән дә эшне яхшырту өчен үз таләпләре булырга тиеш" дип әйтте.

Меркель шулай ук мигрантларны алман халкына ярәшү өчен күбрәк тырышлык күрсәтергә чакырды.

Германиядә кайбер мөһим сәясәтчеләр күптән түгел, дәвам иткән миграция агымының илгә яңа проблемалар тудыра алачагы турында кисәткән иде.

XS
SM
MD
LG