Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русский Newsweek" чыгудан туктый


Русиядә "Русский Newsweek" басмасы чыгудан туктый. Нәшрият белдерүендә басманы туктату турында карар икътисади сәбәпләр аркасында кабул ителгән, диелгән.

Журналның бүген чыккан саны соңгысы булачак.

"Аксель Шпрингер Раша" исемле нәшрият "Forbes", "Сomputerbild", "ОК!" һәм "GEO" кебек журналларның русча басмаларын чыгаруны дәвам итәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG