Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиянең өч университеты имамнар әзерли башлый


Германиянең өч университетында 2012 елдан башлап "ислам тәгълимате" исемле бүлек ачыла. Тюбинген, Мюнстер һәм Оснабрюк калаларындагы югары уку йортлары имам булырга теләүчеләрне укытачак.

Германиянең ZDF телевидение каналы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта укыту программалары һәм бердәм мәгариф стандартлары әзерләнә.

"Без ислам дәресләрен мәктәпләргә дә кертергә телибез. Моның интеграция өчен файдасы зур булачак", диде мәгариф министры Анетта Шаван.

Германиянең мәгариф җитәкчеләре исламны өйрәнергә мөмкинлек тудыру - мөселманнарның радикальләшүен булдырмаячак, дип ышана.

Киләчәктә имам белгечлеге Эрланген, Марбург һәм Гиссен шәһәрләре университетларында да ачылыр, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG