Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишкәктә сайлау нәтиҗәләренә каршы җыен үтә


Кыргызстан башкаласы үзәгендә апрель чуалышларында һәлак булганнарның туганнары парламент сайлаулары нәтиҗәләренә ризасызлык белдереп урамга чыкты. 10 октябрь булган сайлауда хакимияттән төшерелгән Корманбәк Бакыевның туганнары кергән "Ата-Йорт" фиркасе җиңде.

Парламенттагы 120 урынга 29 фирка вәкилләре дәгъва итте. Тавыш бирү йомгакларына караганда, күпчелек тавышны Бакыев чорында министр булган Камчыбәк Ташиев җитәкчелегендәге "Ата-Йорт" партиясе вәкилләре алган. Шулай элекке хакимиятнең югары дәрәҗәдәге вәкилләре бу фиркадә әгъза булып тора.

7 апрельдә хөкүмәт бинасына һөҗүм вакытында йөзләгән кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG