Accessibility links

Татар галимнәре халыкара конференциядән кайтты


Казан федерал университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, профессор Искәндәр Гыйләҗев
Казан федерал университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, профессор Искәндәр Гыйләҗев

Төркиянең Әфьон шәһәрендә “Зәки Вәлиди Тоган һәм төрки мәдәният” конференциясе тәмамланды. Әлеге чарада Татарстан галимнәре дә чыгыш ясады. Тарихчы, профессор Искәндәр Гыйләҗев үз фикерләре белән уртаклашты.

Конференцияне Әфьон Коҗатәпә университеты белән Төрксой оешмасы бергәләп оештырган. Казан федерал университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, профессор Искәндәр Гыйләҗев бу конференция хакында, “Төркия гуманитар фәннәргә, шул исәптән филология, әдәбият һәм тарих фәннәренә бик зур игътибар бирә. Әлеге чара һичшиксез менә бу омтылышның, сәясәтнең бер күрсәткече”, дип әйтте.

Аның белән беррәттән җыенда Татарстан галимнәре Илдус Заһидуллин, Гамирҗан Дәүләтшин, Төркиядә укытучы галим Фәрит Хәкимҗанов, Мәскәүдән язучы Ринат Мөхәммәдиев катнашкан.

“Татар галимнәренең чыгышлары бик кызыклы иде. Әйтик Илдус әфәнде “1890нчы елларда Идел буе татарларының Госманлыга күчүе”, Гамирҗан әфәнде “Идел Болгарларында исламият һәм ислам мәдәнияте”, Фәрит Хәкимҗанов “Зәки Вәлидинең “Зафәрнамә вилаяте Казан” әсәрен табуы һәм Кол Шәриф” һәм Ринат Мөхәммәдиев “Мирсәет Солтангалиев һәм Зәки Вәлиди” дигән темаларга чыгыш ясады”, дип белдерде Искәндәр Гыйләҗев.

Искәндәр әфәнде мондый җыеннар галимнәр өчен бик мөһим дип саный.

“Мондый конференцияләрнең төп әһәмияте уйланырга нигез бирүдә. Бу җыен бары тик Әхмәт Зәки Вәлиди белән генә бәйле түгел иде. Ә гомумән төрки дөнья, төрки дөньяның мәдәнияты, сәяси тормышы, хәзерге хәле турында иде. Әлбәттә, бу җыен аралашырга да мөмкинлек тудырды. Мондый конференцияләрдә без галимнәр белән танышабыз, аларның казанышлары хакында мәгълүмат алабыз һәм үзебезнең эшләребез белән таныштырабыз”, ди Искәндәр әфәнде.

Искәндәр Гыйләҗев Әфьон каласында узган халыкара конференциядә “Икенче дөнья сугышы елларында төрки халыклар вәкилләренең сәяси хәрәкәтләре”, дигән темага чыгыш ясаган.

“Минемчә, бу чыгыш катнашучыларда кызыксыну уятты. Кайбер коллегалар белән дә аралаштым. Кайбер уртак фикерләргә дә килдек. Бу хәрәкәт, берьяктан караганда, мөстәкыйль сәяси хәрәкәт. Үзенә күрә демократик дип тә әйтеп була аны. Ләкин икенче яктан ул шактый каты һәм төгәл кысаларга куелган. Ул мөстәкыйль булмаган дип әйтергә мөмкин. Аны каршылыклы бер күренеш дип әйтергә мөмкин. Мин менә шул хәрәкәткә үземчә бәя бирергә тырыштым”, дип әйтә Искәндәр әфәнде.

Соңгы вакытларда Муса Җәлил һәм Гариф Солтан шәхесләре каршылыклы фикерләр тудыра, моңа нинди бәя бирер идегез, дигән сорауга ул:

“Минем бу мәсьәләгә үз фикерләремне әйткәнем бар. Һичшиксез без Муса Җәлилнең каһарманлыгын шик астына куя алмыйбыз. Чөнки Муса Җәлил фашизмга каршы үзеннән конкрет өлеш керткән кеше. Бу очракта мин Гариф Солтанга да пычрак атмас идем. Чөнки Гариф Солтан да шулай ук бик күренекле шәхес һәм ул безнең татар халкының милли хәрәкәтендә, татар халкының үзаңын үстерүгә үзеннән зур роль керткән шәхесләрнең берсе”, дип җавап бирде.

Әңгәмәбез ахырында Искәндәр Гыйләҗев бу конференциядә яңгыраган чыгышларның алга таба китап итеп бастырылып чыгуына, Төркиядәге галимнәр белән мондый хезмәттәшлекнең дәвамлы булуына ышанычын белдерде.
XS
SM
MD
LG