Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп: Башкортстанда беренче мутлашулар


Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин

Башкортстанда җанисәп, алдан көтелгәнчә, канун нигезендә үтмәскә охшаган. Махсус оператив штаб вәкиле Мәҗит Хуҗин беренче мутлашулар турында белдерде.


“Иң беренче хәбәр Кушнаренко районыннан килде, – дип хәбәр итте Мәҗит әфәнде. – Анда җанисәп алдыннан сигезенче октябрьдән унына кадәр район идарәсе рәисе авыллар буйлап йөреп чыккан. Безгә бу турыда ике авыл биләмәсе рәисе хәбәр итте. Ул авылларда башкортлар саны 2002 елдагыча калырга тиеш дигән күрсәтмә биргән.”

Икенче хәбәр Туймазы районыннан килгән. Ул райондагы җанисәпче хатын-кыз шалтыратып, башкортларны узган җанисәптәге күләмдә “ясарга” кушулары турында ирештергән.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов күптән түгел рәсми мәгълүмат чараларына биргән әңгәмәсендә, халыкның саны аның сыйфатын билгеләми, дип ирештергән иде. Татарларны башкорт итеп кенә язып саф башкорт ясау авыр, бәлки мөмкин дә түгелдер. Чөнки милли менталитет аерыла. Татарлар массакүләм, ягъни гаммави рәвештә башкорт булып язылса, аларны “йотып” кына бетәчәк бит. Аз һәм сыйфатлы булып калу урынына алар милли үзенчәлекләрен югалтачаклар. Бәлки бу кемнәргәдер кирәктер, ди Хуҗин.

“Без ул ике районга барып тикшереп, мәхкәмәгә бирәчәкбез, – диде Мәҗит әфәнде. – Мондый хәлләр башка районнарда да бардыр дип уйлыйм, эш урыннарын югалтудан, басымнан гына куркып хәбәр итми торалар.”
XS
SM
MD
LG