Accessibility links

Казан да ФИФА карарын көтә


2018 елгы Дөнья футбол беренчелеге өчен тәкъдим ителгән стадион проект
2018 елгы Дөнья футбол беренчелеге өчен тәкъдим ителгән стадион проект

Татарстан (Русия белән бергә) 2018 йә 2022 елда дөнья футбол беренчелеген үткәрү хокукын алырга мөмкин. ФИФА карары 2 декабрьдә көтелә.

ФИФА түрәләре, Нигерия вәкиле Эмос Адаму һәм Океания илләре вәкиле Реналд Тимарии тирәсендә чыккан җәнҗал футбол чемпионатын үткәрү хокукы ярышын шик астына куйды. Британ газеты аларны тавышларны сатарга җыенуда гаепләде.

Аннан соң Guardian газеты Футбол федерациясендә бу хәлне тикшерү вакытында тәмамланмаска мөмкин, дип язып чыккан иде. Шуңа 2 декабрьгә билгеләнгән бәйге дә шик астына куелды.

Әмма соңыннан ФИФА вәкилләреннән башка җавап килде. Оешманың Башкарма комитеты җитәкчесе Чак Блейзер: "Җәнҗалны тикшерү озакка сузылмас, 2018 һәм 2022 елгы дөнья беренчелеге урынын билгеләү үз вакытында үтәргә тиеш", дип әйткән. Бу хакта Reuters агентлыгы хәбәр итә.

Гаепләре расланган очракта, бу ике кеше ФИФА түрәләренең 24 кешелек исемлегеннән чыгарылачак, карар калган 22 тавыш белән кабул ителергә мөмкин, дип әйткәннәр ФИФАның башкарма комитетында.

ФИФА комиссиясе килгәндә үткәрелгән чара, 18 август 2010 ел.
Шулай итеп Русия һәм Татарстан вәкилләре 2 декабрьне көтә. Билгеле булганча, Русиянең бәйгене үзендә кабул итү турында тәкъдимен керткәндә, Казанда төзеләчәк спорт корылмалары да күздә тотылды.

Күптән түгел ФИФА вәкилләре, Татарстан җитәкчелеге белән очрашып, Казансу ярында корылып ята торган 45 мең кеше сыйдырышлы стадион проектын да карап киткән иде.

Шулай ук аларга бу дәрәҗәле бәйгене откан очракта Казанда метро, машина юлларын төзү вәгъдәләре бирелгән иде.

Ул арада Казанда 2013 елгы Универсидага әзерлек бара. Бу чарага 1000нән ким көн калды дип, Казанда флеш-моб чарасы үткәрелде.

Универсиада волонтерлары -- барлыгы 300 кеше Кремль янында җиргә ятып гәүдәләре белән 2013 дигән язу ясады. Бу аларның халыкара чарага теләктәшлеген, аны үткәрергә әзерлеген аңлатты, дип хәбәр итә оештыручылар.


Русия Олимпия комитеты вәкиле, Татарстанның элекке спорт министры Марат Бариев республикада корылган спорт сарайларын Универсиадада гына түгел, башка халыкара чаралар вакытында да кулланып булачак, дип ышандырды. Мәсәлән, ул Казанда булган утырышта яшүсмерләр Олимпиадасын үткәрү мөмкинлеге турында белдерде.

Шулай итеп 2018 яки 2022 елгы Дөнья чемпионатын үткәрү хокукын отмаган очракта да, казаннар 45 мең кеше сыйдырышлы стадионның төзелеп бетүе һәм зур чаралар вакытында кулланылуына өметләнә.
XS
SM
MD
LG