Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума депутатлары төймәгә басып утыручыга әйләнде


Кайчандыр Русия парламентында канун өлгеләре турында кызу бәхәсләр барса, хәзер Дәүләт Думасы Кремльнең авызына карап торучы бер оешмага әйләнде. Алар инде алдан хәл ителгән кануннар өчен төймәгә басып утыручыларны гына хәтерләтә.

1990 еллар башыннан аермалы буларак, хәзер Дәүләт Думасында сүлпәнлек, битарафлык хөкем сөрә. Узган елның маеннан Русия парламентындагы утырышлар радио һәм телевидениедә туры эфирда тәкъдим ителә башлады. Моннан исә, канун өлгесе кабул ителгәндә “Бердәм Русия” фиркасе депутатларының бер өстәлдән икенче өстәлгә килеп, төймәгә басып йөрүләрен күрергә була.

Мисал өчен, машина йөртүчеләргә тулысынча алкоголь куллануны тыю турындагы канун өлгесе кабул ителгәндә, барлыгы 88 генә депутат булса да, чынлыкта рәсми рәвештә 450 депутатның 449ы аның өчен тавыш биргән булып чыкты. Бу хакта телевидениедә дә сөйләнде.

Әлеге хәлдән соң, Дума депутатларның утырышларда катнашуын таләп иткән яңа тәртипләр кертелде. Ләкин күп кенә депутатлар, бу канун чыгару өлкәсенә әллә ни яңалыклар кертмәячәк, дип саный. Чөнки анда Кремль сүзе өстен булып кала. Хәзерге спикер Борис Грызлов, бер депутатны “парламент ул бәхәсләшү урыны түгел” дип сүгеп, көлкегә калган иде.

Коммунистлар хәлне үзгәртә алмый

Парламенттагы бердәнбер оппозициядәге дип саналган Коммунистлар фиркасе вәкиле Виктор Илюхин сүзләренчә, Дума инде хакимиятнең бәйсез бер тармагы буларак эшләми.

“Әгәр канун чыгару сәясәте турында сүз алып барсак, ул Думада түгел, ә анда Иске мәйданда яки хөкүмәт урнашкан Набережнаяда хәл ителә”, ди ул.

Әгәр элекке елларда Коммунистлар партиясе күп кенә хөкүмәт реформаларына каршы үҗәт көрәшсә, хәзер инде ниндидер чарасызлык сизелә.

Илюхин әйтүенчә, ул вакыттан чын бәхәсләр һәм канун өлгесенә мөһим төзәтмәләр кертелгән. Ә хәзер премьер-министр Владимир Путин җитәкләгән һәм парламенттагы 450 урынның 315 алып торган “Бердәм Русия” хөкүмәт партиясе барысын да “кирәгенчә” хәл итеп куя.

“Бюджетны тикшергәндә безнең фракциягә хөкүмәт вәкилләре дә, финанс министрлары да килә. Әмма алар инде безне нинди карар кабул итүләре хакында таныштырырга гына килә”, ди ул.

Кремль тәнкыйтьчеләре, парламентта 57 урынны алып торучы коммунистлар да хөкүмәткә чын каршылык күрсәтергә сәләтле түгел, дип әйтә.

Сергей Митрохин

Үзгәрешләр булуы икеле

2007 елгы сайлау вакытында либераль оппозиция Думага үтә алмады, чөнки элек парламентка үтәр өчен 5% тавыш җыярга кирәк булса, Кремль аны ул чакта 7% күтәрде. Парламентның яртысы биләп торган бер мандатлы урыннар да үзгәртелде, хәзер бу хокукка бары партиядән генә намзәтләр бара ала.

Элек парламентта булган “Яблоко” партиясе җитәкчесе Сергей Метрохин “Бердәм Русия” фиркасенең парламентны 100% контрольдә тотуын әйтә.

“Бу түрәләр һәм олигархлар партиясе. Ул Русия хөкүмәте, президент идарәсе мәнфәгатьләрен кайгырта. Бүген безнең парламент башкарма хакимиятне контрольдә тотмый. Киресенчә, ул аның файдасын кайгырта. Нәтиҗәдә түрәләр, эре бизнес мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән кануннар кабул ителә. Һәм җәмәгатьчелек, кеше хокуклары өлкәсеннән күз йөрткәндә, бу һич кенә дә кысага сыймый торган хәл”, ди ул.

Митрохин сүзләренчә, күптән түгел Думаның президент вәкаләтен дүрт елдан алты елга кадәр озынайтуын инде Русия кануннарының камил түгеллеген күрсәтә. Ул якын вакытларда нәрсәдер үзгәрүенә ышанмый, чөнки Кремль оппозиция партияләренең сайлауда катнаштырмау өчен төрле чаралар күрә.

“Барлык сайлау системасы хәрәмләшүгә юнәлдерелгән”, ди Митрохин.

“Бердәм Русия” партиясе моның белән килешми. Алар оппозицияне сайлаучылар өчен эшләмәүдә гаепли. Мисал өчен шуларның берсе, шулай ук илдәге иң эре “Белая Дача” яшелчәләр ширкәте җитәкчесе Виктор Семенов әйтүенчә, Думада бәхәсләрнең булмавы ул беренче чиратта оппозиция партияләренең Кремльгә бары символик тәнкыйть ясавы белән бәйле.

“Халык өчен яхшырак эшләргә кирәк. Алар зарлануга караганда, беренче чиратта шуның белән шөгыльләнсеннәр. Аларга моның өчен көрәшергә кирәк, ә диван артыннан качып кына ниндидер белдерүләр ясап ятасы түгел”, ди ул.

Семенов Кремльнең “Бердәм Русия”не контрольдә тотуында бернинди проблема күрми. Аныңча, барлык илдәге хакимият тарафлары өстән контрольдә тотыла. Ул шулай ук Думаның канун чыгару процесының мөһим өлеше булып калуын әйтә.

Ләкин сәясәт белгечләре моның белән килешми. “Панорама” үзәгеннән Владимир Прибыловский чынлыкта парламент белән президент хакимиятенең беренче урынбасары Владислав Сурков идарә итә дип саный. Аны күбесе илнең төп идеологы дип йөртә.

Депутатлар тик утыра

“Ул эшләүче парламент түгел. Ул бары Көнбатышка Русиядә парламент бар икәнне генә күрсәтү белән шөгыльләнә”, ди ул.

Прибыловский, Думадагы сессия утырышлары хәзер кызыксыз уза, дип саный. Андагы депутатлар инде йоклап диярлек утыра. Чөнки ул инде сәяси теләктәшлек өчен ниндидер өстенлекләр алган бизнес клуб утырышларын хәтерләтә. Депутатларны бары шушы ярдәм белән үз бизнесларын саклап калуы шатландыра.

“Кешене Дәүләт Думасына сайлаганнар, дөресрәге билгеләгәннәр икән, димәк, аның бизнес ширкәтенә инде янгын тикшерү оешмасыннан килмиләр дигән сүз. Әгәр ул шулай ук Дәүләт Думасы комитеты рәисе дә булса, инде салым оешмасы да килми дигән сүз. Әлбәттә ФСБдан бу гына коткармый”, ди ул.

XS
SM
MD
LG