Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядә парламентка һөҗүмдә өч кеше һәлак булды


Грозныйда парламент бинасына булган һөҗүмдә милициянең ике хезмәткәре һәм хуҗалык өчен җаваплы бер кеше һәлак булды, 17 кеше яраланды.

Тикшерү комитетының республика идарәсе хәбәр итүенчә, яраланган кешеләрнең алтысы – милиция хезмәткәрләре.

Сугышчыларга каршы махсус чара тәмамланган. Депутатлар барысы да исән-сау.

Бүген иртән парламент бинасына коралланган дүрт кеше бәреп кергән. Аларның икесе капка төбендә үк машинада үзләрен шартлаткан, калган икесе бинаның беренче катында бикләнеп соңыннан шулай ук үзләрен шартлаткан, дип хәбәр ителә.

Тикшерү эшләре дәвам итә.
XS
SM
MD
LG