Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:58

Сембердә пенсионерлар ачлык игълан итте


Сембердә бер төркем хәрби пенсионер ветераннарга булган социаль түләүләрнең бетерелүе һәм кечкенә пенсияләргә карлышык белдереп бер тәүлеккә ачлык игълан итте. Ун ир һәм ике хатын-кыз өлкә хөкүмәте каршында өч чатыр корды һәм урам җыены оештырды. Бу чара соңгы ярты елда инде бишенче урам җыены булды.

Хәрби пенсионерлар һәм аларның гаиләләре торак өчен 50% ким түли иде. Бу ташлама бетерелде.

Пенсия күләме хәзер хезмәт иткән хәрбиләрнең эш хакына карап үзгәрә. Әмма хәрбиләрнең эш хаклары артмый, алар хезмәт хакына өстәп бирелгән акчалар исәбенә яши. Хәрби пенсионерларның яртысыннан артыгы хәзер минималь яшәү күләмендә дә пенсия алмый.

Урам җыенында катнашкан пенсионерлар премьер-министр Владимир Путин һәм губернатор Сергей Морозов хөкүмәтләрен таратырга чакырып резолюция кабул итте.

Пенсионерлар үзләренә игътибар булмаган очракта ноябрь аенда вакыт белән чикләнмәгән ачлык чарасын игълан итәчәкләрен белдерде.

XS
SM
MD
LG