Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Русия НАТО саклану системына кушылырга әзер


Русия президенты Дмитрий Медведев ноябрь аенда Лиссабонда үтәчәк НАТО саммитында катнашачагын, әмма НАТО белән Европада саклану системын төзүгә катнашыр өчен аның турында күбрәк мәгълүмат кирәк булуын әйтте.

“Без НАТО тәкъдиме турында уйларга тиеш. Әмма НАТОның үзендә дә Русиянең бу системны төзергә ни дәрәҗәдә катнашачагы турында аңлашу һәм бердәм фикер булырга тиеш. Аның нәтиҗәсе нинди булачак, нәрсә турында килешәчәкбез, киләчәктә ничек эшләргә җыенабыз. Менә бу сорауларга җавап алгач без ракеталардан саклану системын төзүгә катнашу турында әйтә алачакбыз”, диде Медведев.

АКШ һәм НАТО Европада Ираннан мөмкин булган ракета һөҗүмнәреннән саклану системын төзү турында сүз алып бара.

Довиль саммитында иң мөһим тема Европада иминлек булды.

Шулай ук Русия белән Европа Берлеге илләре арасында визаны бетерү ихтималы, Якын Көнчыгыштагы вазгыять һәм Иранның атом программасы турында сөйләшү булды.

Довиль шәһәрендә Николя Саркози, Дмитрий Медведев һәм Ангела Меркель катнашында саммит бүген тәмамланды.
XS
SM
MD
LG