Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия президенты Төркияне Европа Берлегенә алуны хуплый


Германия президенты Кристиан Вульф Төркиягә сәфәре барышында берничә мөһим белдерү ясады.

“Төркиянең Европа Берлегенә керү турындагы сөйләшүләре гадел һәм нәтиҗәле булырга тиеш”, диде Вульф.

Президент Төркия конституциясен Европа стандартларына яраклаштырырга чакырды. Бу өлкәдә Әнкара инде ниндидер нәтиҗәгә иреште, диде президент.

Канцлер Ангела Меркельнең Төркиянең Европа Берлегендә тулы хокуклы әгъза булуына каршы чыгуына карамастан, президент Вульф Әнкараның бу тырышлыгын хуплады.

Президент үз илендәге төрекләрне алман телен һәм Германия кануннарын өйрәнеп Европа җәмгыятенә яраклашырга чакырды.

Кристиан Вульфның Төркиягә сәфәре биш көн дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG