Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:13

Германия канцлеры Ангела Меркель илдә күпмәдәниятле җәмгыять төзү омтылышы тормышка ашмады дип саный.


Меркель фикеренчә, көнчыгыш илдән килүчеләр алман телен өйрәнүгә һәм гомумән бу ил тәртипләре белән яшәүгә тырышлык куймый. Шуңа киләчәктә чит илдән килүчеләр алман телен үзләштерсен һәм ил кануннары белән яшәсен өчен кырысрак таләпләр кертү күздә тотыла.

Германиядә яшәүче милләттәшебез Хәйретдин Садыйк фикеренчә, Меркельнең сүзләрендә әзме-күпме хаклык бар. Чөнки төрекләрнең кайберләре балаларына белем бирүне әһәмияткә санамый.

“Әтисе бер җиргә, әнисе икенче җиргә эшкә китә, бала үзе генә өйдә кала. Аны укуга өндәүче юк. Бу исә Германия хөкүмәтендә канәгатьсезлек уята. Алар балаларның белем алуын тели”, ди ул.

Мәктәпне тәмамлаганнарының шулай ук күбесе югары белем алуга омтылмый, ә акча эшләү ягын карый. Бу шулай ук әти-әни үгет-нәсихәтенә бәйле.

“Чөнки Төркиягә эшкә килгән беренче буын үзе дә күпчелектә укымаган, шул сәбәпле балалары өчен моны проблемага санамый. Моннан тыш, алар башта Германиядә төпләнеп калу нияте белән килми, ягъни максат акча эшләп кире Төркиягә кайтып китү була. Ләкин инде балалары мәктәптә укып монда калырга ният кылгач, өлкән буын да шушында төпләнә. Хәзер алар инде Германиядә яшәп калучы халык”, ди Хәйретдин Садыйк.

Ассимиляциягә бирешмичә генә җәмгыятькә яраклашу

Германия хөкүмәте читтән килгәннәрнең интеграциясен теләсә, алар үзләре ассимиляциядән курка. Алар беренче чиратта алманнар белән бергә яшәп үз телен, мәдәниятен саклап калу ягында. Шуңа бу ил тормышына тулысынча яраклаша алмый.

Хәйретдин Садыйк әйтүенчә, Германия хөкүмәте бераз ассимиляцияне дә тели кебек. Хәтта моны ачыктан-ачык белдерүче сәясәтчеләр дә бар.

“Ләкин моны көчләп мәҗбүр итеп булмый. Демократик илдә бу мөмкин түгел. Әгәр мондый хәл башланса төрекләр моннан китәчәк. Ә алар бит Германия казнасына миллионнарча салым кертә”, ди ул.

Моннан тыш Германия әле яңа гына чит илдән килүчеләр белән яшәргә өйрәнеп килә. Чөнки 50 ел элек монда алманнардан башка кешеләр бик аз булган.

“Шуңа беренче чиратта монда бер-береңне аңлап яшәү кирәк”, ди Хәйретдин Садыйк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG