Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:10

Казанның 2нче татар гимназиясендә “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә татар өлеше 50%тан да ким булмаган сайтлар катнашты. Бу чара хакында без Belem.ru сәхифәсенең җитәкчесе һәм бәйгенең жюри әгъзасы Раил Гатауллин белән әңгәмә кордык.

Раил әфәнде сүзен интернетта татар сәхифәләренең торышыннан башлады.

"Татар телендәге интернет сайтлары хәзерге вакытта ныгый бара. Ләкин алар йә ясалып бетмәгән, йә җитәрлек дәрәҗәдә ясалмаган була. Һәм шул сәбәпле күпмедер вакыттан соң юкка чыгалар. Мин үзем Мәгариф министрлыгы үткәргән бәйгеләрдә инде 4 ел рәттән жюрида утырам. Һәм миндә еш кына шундый сорау туа: ә ни өчен туган телебездә ясалган сайтлар уңышка ирешә алмый?

Бу хәл жюрида урыс милләтле кешеләр генә утырганлыктандыр дигән фикерләр дә булды. Бәлки кайбер бәйгеләрдә жюрида чыннан да гел урыс кешеләре генә утырадыр. Ләкин без, Мәгариф министрлыгы үткәргән бәйгеләрдә ниндидер фобияләре булмаган кешеләрне сайлап куябыз", диде ул.

Раил, бәйге барышында күп татар сайтларын карадыгыз, тикшердегез. Бу тәҗрибәдән чыгып татар сайтларының иң проблемлы җирен әйтә аласыңмы?

Хәзерге вакытта төп проблемнарның берсе – сайт татар телендә булса да, аның меню, реклам һәм башка өлешләрен бары тик бүтән телләрне белгән кешеләр генә аңлый алуында. Әгәр кеше бүген татар телендә сайт ясыйм дип тотына икән, ул аны бер-ике көн эчендә генә ярышка әзер итеп әзерләп бетерә алмый.

Икенчедән, сайтлар ясау өчен махсус шаблоннар кулланыла. Ә соңрак сайтның дизайнын ясау – иҗат, моның өчен күпмедер дәрәҗәдә рәссам булу һәм фотошоп һ.б. програмнарны белергә дә кирәк. Гади шаблонлы сайтлар инде күптән кешеләрне җәлеп итә алмый.

Ә бәйгедә катнашкан сайтлар даими яңартылып барамы? Андый сәхифәләр татарда күп тә түгел бит.

Жюри моңа игътибар итте. Шул критерий аркасында төшеп калучылар булды.

Җиңүчеләр нинди сыйфатлардан чыгып билгеләнде соң?

Без төп өч юнәлештән бәяләдек. Беренчесе – интерактивлык һәм эчтәлек. Икенчесе – сайтның технологик яктан камил булуы. Монда катнашучының програмлаштыруны күпме дәрәҗәдә белүе дә чагыла. Өченчесе – дизайн белән уңайлылыгы. Минемчә, болар барысы да бергә булганда гына сайтлар үзара көндәшлек дәрәҗәсенә җитә ала.

Һәр бәйгенең иң күңелле өлеше -- бүләкләр өләшү. Сезнең бәйгедә җиңүчеләр нинди бүләкләр белән китте?

Бу гади бәйге генә түгел, шуңа күрә монда катнашу – үзе бер дәрәҗә. Бәйге үсә барыр, анда катнашуның да дәрәҗәсе артыр. Быел мин 30лап кына сайт катнашыр дип уйлаган идем. Ә барлыгы 44 сайт җыелды. Шуның 16сы – укытучылар сәхифәләре, алар “Җәүһәр” номинациясендә катнашты.

Бүләкләргә килгәндә, бәйгебезнең исеме дә “Белем җәүһәрләре”, шуңа бүләкләр дә белем, китап белән бәйле. Китап-бүләкләребез шактый, шулай ук шәхси бүләкләр дә булды.

Элек укытучы сәхифәсе дигәндә, информатика укытучысы сайты күз алдына килеп баса иде. Хәзер башка укытучыларны да югары технологияләргә өйрәтәләр. Менә дәүләт тарафыннан ноутбуклар да тарата башладылар. Синеңчә, бу төркем укытучылар интернет дөньясына никадәр якын?

Беләсеңме, әгәр укытучыга ноутбук бирелгән икән, бу әле аның моңа кадәр ноутбукны күргәне булмаган дигән сүз түгел. Минемчә, укытучыга ноутбук тарату – бу аларга күрсәтелгән хөрмәт.

Безнең бәйге Мәгариф министры, Министрлар кабинеты үткәргән укытучылар корылтаена, аның карары белән, интернетта шундый ресурс кирәк дип, тормышка ашырылган иде. Беренче чиратта ул татар теле һәм әдәбияты укытучыларын җыйды.

Бу бәйгенең җиңүчеләрен әйтеп узу кирәктер.

“Җәүһәр” номинациясендә Гүзәлия Тарханова сайты җиңеп чыкты. Аның, хәтта, сайтның латин версиясен дә булдыру турында фикерләре бар. Чөнки Финляндия, Төркиядән дә сайтка керүчеләр, кызыксынучылар байтак икән. Монда татар теленә, рухына, телне укытуга багышланган кыйммәтле мәгълүматлар бар. Һәм алар каян да булса алып куелмаган, ә укытучының үз иҗат җимешләре.

“Укытучы – җәүһәр” номинациясенә “Мөслим төбәге” дигән сайт лаек булды. Биредә Мөслимнең 2нче урта мәктәбе укучылары тарафаннан җыелган татар әдәбияты фольклоры урнашкан. Аларның җитәкчесе – Гөлназ Җәлилова.

“Тематик ресурс җәүһәре” номинациясенә “Сабантуй” газетының интернет-проекты лаеклы дип танылды. Аның җитәкчесе – баш мөхәррир Айдар Гыймадиев.

“Җәүһәрләр чыганагы” номинациясендә Мишәбаш башлангыч мәктәбенең интернет-проекты җиңде.

“Урта белем бирү оешмасы – җәүһәрләр чыганагы” номинациясендә ике телдә тигез эшләп килүче Балтач гимназиясе сайты җиңеп чыкты.

Тагын бер уникаль “Белемле гаилә” исемле номинация булды. Биредә исә беренче урын булмады, катнашучылар да икәү генә иде – “Тазбаш”һәм “Галиевлар гаиләсе” исемле сәхифәләр. Киләчәктә беренче урынны алырдай сайтлар булыр дип өметләнәм.

* * *

Моңарчы уздырылган бәйгеләрдә татар сәхифәләре нәүмиз кала бирде. Сәбәбе дә көлдерерлек дәрәҗәдә гади: жюрида татарча аңлаучы кешеләрнең йә аз, йә бөтенләй булмавы икән. Интернет өлкәсендә күптән кайнаучы Раил Гатауллин бу вәзгыятьне үзенчә хәл итәргә булган: оештырган бәйгедә татар өлеше 50%тан да ким булмаган сайтлар гына катнашты. Татар интернетының әле гомумән бик алга китмәгәнлеген исәпкә алганда, “Белем җәүһәрләре” бәйгесе – ресурслар ярышы да, күп кенә милләттәшләребез өчен дәртләнеп эшләү өчен яхшы этәргеч тә булгандыр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG