Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума 2013 елга кадәр бюджетны тикшерә


Русиянең Дәүләт Думасы беренче укылышта киләсе ел һәм 2013 елга кадәр бюджет өлгесен тикшерә.

Хөкүмәт фаразларына караганда, дефицит еллык үсешнең 3.6%, ягъни 50 триллион 250 миллиард сумны тәшкил итәчәк.

Яңа бюджет өлгесендә саклану өлкәсенә акча ике мәртәбә күбрәк бүленгән. Белгечләр фикеренчә, моның кризистан чыга барган һәм өстәмә чыгымнар таләп иткән икътисадка зыяны гына булачак.

Коммунистлар, либерал-демократлар һәм “Гадел Русия” фракцияләре бюджет өлгесенә каршы тавыш бирәчәкләрен белдерде.
XS
SM
MD
LG