Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда хатын-кызларның велосипедта йөрүе җинаять санала


Иранның Исфаһан шәһәре полициясенең яңа башлыгы Хәсән Карами хатын-кызларның велосипедта яки тәгәрмәчаяк (роликта) йөрүе җинаять санала, дип белдерде.

Моңа кадәр Исфаһан шәһәренең мәшһүр Хаҗу күпере янында җырлау һәм халык алдында воллейбол уйнау тыелган иде.

“Җинаятьчеләр җәза алачак”, диде Карами. Исфаһанда тәртип саклау өчен полиция һәм кизү торучылар саны арттырылды.

Тәһрандагы хокук белгече Әхмәт Бәшири, ниндидер эшчәнлекне җинаять дип билгеләр өчен аны хөкем итүнең хокукый нигезе, ягъни ул турыда канун булырга тиеш, дип саный.

“Җырлау җинаять санала алмый, ул турыда канун юк”, диде юрист.

Аның каравы Иранда җәмәгатьчелек урыннарында кәрт һәм башка төрле комарлы уеннар уйнау – канунга каршы һәм җинаять санала, диде Бәшири.

Хатын-кызларның велосипедта йөрүен тыюга килгәндә, полициянең кануннарны үзләренчә аңлатырга хокуклары юк, диде юрист.
XS
SM
MD
LG