Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краснодарда су басуда югалганнарны эзләү дәвам итә


Краснодар краеның Туапсе районында су басулар вакытында хәбәрсез югалган сигез кешене эзләү дәвам итә.

Каты яңгырлар явып елгалар ярларыннан чыгу һәм авылларны су басу нәтиҗәсендә кимендә 14 кеше һәлак булды, биш меңләп кеше зыян күрде, 30лап авыл һәм торак пунктында йортлар су астында калды.

Бүген Туапседа ике кешене җирләделәр. Төбәккә һуманитар ярдәм китерелә.
XS
SM
MD
LG