Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читтәге маҗарлар Маҗарстан сайлауларында катнаша алачак


Австрия, Словакия, Украина, Романия һәм Сербиядә яшәүче өч миллионнан артык маҗарга Маҗарстан ватандашы булудан тыш Маҗарстанда сайлауларда катнашу хокукы да бирелергә мөмкин.

Май аенда парламент ата-бабалары маҗар булган, ана телендә сөйләшкән маҗарларга Маҗарстан ватандашлыгын алуны җиңеләйтү турында канун кабул иткән иде.

Хакимияттәге ФИДЕС фиркасе вәкиле Гергей Гуйяш Маҗарстанның TV2 каналында чыгыш ясап, илнең яңа конституциясе өлгесе әзерләнгәндә “без Маҗарстанда яшәүчеләр генә сайлауларда катнаша ала дигән маддәне үзгәртербез”, дип белдерде.

Сәясәтче моның белән үзенең шәхси фикерен белдерүен әйтте.
XS
SM
MD
LG