Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә матбугат иреге 140нчы урында дип бәяләнде


Парижда урнашкан “Чикләрне танымаган хәбәрчеләр” оешмасы дөньяның төрле илләрендә матбугат иреге торышын тикшереп үз хисабын игълан итте.

Элекке елларда кебек үк Иран, Судан, Мьянмар, Кытай, Төньяк Корея һәм Төркмәнстан кебек илләр исемлекнең иң соңгы урыннарын алды.

Оешма шулай ук Русия, Һиндстан, Сүрия һәм Руандада мәгълүмат чараларына басым зур, дип белдерде. Русия исемлектә 140нчы урында.

Исемлекнең башында Финляндия, Исландия, Нидерланд, Норвегия, Швеция һәм Швейцария. Бу илләрдә хакимиятләрнең журналистларга басымы юк, диелә.
XS
SM
MD
LG