Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ихсаноглу Татарстан фәннәр академиясенә кабул ителде


Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында “Татар тарихы һәм цивилизациясе” исемле китапны тәкъдим итүдә Ислам Конференциясе оешмасы генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглу һәм оешма каршындагы ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәниятен өйрәнү институты башлыгы Хәлит Эрен катнашты.

Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаров Ихсаноглуга "Академиянең чит ил әгъзасе" исемле диплом тапшырды.

Хәлит Эрен исә университет ректоры Илшат Гафуров кулыннан "Казан университетының шәрәфле докторы" исеме турында диплом алды.

Ислам Конференциясе оешмасы генераль секретаре Болгарда булып “Яңарыш” фонды җитәкчесе Миңтимер Шәймиев белән тарихи һәйкәлләрне төзекләндерү һәм аларны ЮНЕСКО оешмасы мирасы исемлегенә кертү тырышлыклары турында сөйләште.

Ихсаноглу һәм Шәймиев 2012 елда Ислам Конференциясе оешмасы химаясендә "Идел-Уралда ислам" дип исемләнгән халыкара конференция оештыру турында килеште.
XS
SM
MD
LG