Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда җанисәп: милләтне дөрес күрсәтү мөһим


Люция Шәрәфетдинова (с) Рафаил Гафаровка җанисәп сораулары бирә
Люция Шәрәфетдинова (с) Рафаил Гафаровка җанисәп сораулары бирә

Удмуртия татарлары Бөтенрусия күләмендә оештырылган халык санын алуда актив катнаша.

Люция Шәрәфетдинова элек үзе яшәгән урамда җанисәпче. Аны танып, әле тагын махсус зәңгәр шарфын, сумкасын ерактан күреп алып, янына килеп сораулар бирүчеләр дә бар. Ижауның Трубецкая урамында яшәүче Әсәрия апа Вәлиуллина шундыйлардан.

Ул берүзе яши. “Өйдә булмавым мөмкин, китеп барырлар, мин язылмый калырмын”, ди Әсәрия апа. Аның фикеренчә, җанисәп алу кирәкле гамәл, аеруча татар халкы саны кимемәсен, шуңа да язып йөрүчеләрне көтә.

Капка шакыган тавышка икенче бер йорт хуҗабикәсе чыкты. Ул башта җанисәпченең документларын тикшерде. Аннан соң гына өйгә чакырды.

Ике катлы олы йорт. Монда Рафаил абый белән Хәдичә апа Гафаровлар гаиләсе яши. Алар икәү. Балалары инде күптән аерым гомер итәләр. Җанисәпче Люция Шәрәфетдинова хуҗаларга сорауларны татар телендә бирде.

Сорау – җавап. Алар күп. Җанисәп анкетасындагы сорауларның иң мөһиме – кешенең милләте. Бу сорауга җавапны Рафаил абый да, Хәдичә апа да үз куллары белән “татарин” һәм “татарка” дип язып куйдылар. Рус телендә сөйләшә белүләрен, туган телләре татар теле булуын яздырдылар.

Анкетадагы барлык сорауларга җавапларны яздыру 15-20 минут чамасы вакытны алды. Җанисәпче Гафаровлар гаиләсе белән хушлашып, кабат юлга чыкты.

Люция Фәтхетдинова бу урамда яшәүчеләрне яхшы белгәнгә күрә, эшләве җиңел, тыныч булуын әйтте. Элек үзе биредә торган. Шуңа да кешеләр белән аралашуда кыенлыклар юк икән.

Өлкән яшьтәге милләттәшләребез Русиядә халык санын алу кирәк дигән фикердә. Аеруча үз милләтеңне күрсәтү мөһимлегенә басым ясый алар.

Җанисәп нәтиҗәсендә татарлар саны Удмуртиядә күпме булыр? Соңгы тапкыр халык санын алу мәгълүматларына күрә, республикада 109 мең татар исәпләнә иде. Татарлар артканмы-юкмы, нәтиҗәне әле озак айлар көтәргә туры килер.
XS
SM
MD
LG