Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:18

Бүгенге көнгә кадәр Екатеринбур шәһәрендәге татар-башкорт зираты ташландык хәлдә иде. Әмма бу хәлләрне тикшерәчәк комиссия килүгә, ул җыештырылган булып чыкты. Комиссия вәкилләре бу зиратны төзек хәлдә тотар өчен шәһәр хакимияте белән милли оешмаларга берләшеп эшләү зарур дигән карарга килде.

Екатеринбур шәһәренең нәкъ үзәгендә үк диярлек урнашкан татар-башкорт зиратының бүгенге хәле күпләрне борчый. Соңгы каберләр биредә узган гасырның алтмышынчы елларында казылган. Шуннан бирле бу зиратта мәрхүмнәрне җирләү рөхсәт ителми.

Туксанынчы еллар башында зиратны җир йөзеннән юк итеп, шәһәр уртасындагы алтын бәясенә тиң җирдә заманча күңел ачу, сәүдә үзәкләре төзеп куярга теләүчеләр дә булган. Татар һәм башкорт җәмәгатьчелеге ул чакта бер булып зиратны саклап кала алган.

Өлкән яшьтәге кешеләр искә төшергәнчә, Екатеринбурда мәчет төзелгәнче хәтта әлеге зиратка намаз укырга да йөргәннәр. Шәһәр хакимиятенең җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге мөдире урынбасары Майя Михайлова сөйләвенчә, Екатеринбурда беренче мәчет төзелеп эшли башлагач, җирле хакимият тарафыннан мөселманнарга бу зиратта җеназа гадәтләрен үтәү бинасы (Зал ритуальных услуг) төзергә тәкъдим иткәннәр. Әмма мөселман җәмәгатьчелеге бу эшне башкарып чыга алмаган.

Бүгенге көндә Екатеринбур шәһәренең Репин урамында урнашкан мөселман зираты ташландык хәлдә. Ике тапкыр каравылчы йортына ут төрттеләр – икенче тапкырында йорт көлгә әйләнде. Ул урын хуҗасыз этләр төркеменең яраткан урынына әверелде.

Зиратка килгән комиссия вәкилләре
Зират янына керерлек түгел – яңа юл транспорт белән зиратка бөтенләй кереп булмаслык итеп эшләнгән. Язын-көзен хуҗасыз каберлекләр чытырманлыкка күмелә. Ә бит биредә гади кешеләр генә түгел, Агафуровлар кебек татарның тарихи шәхесләре дә җирләнгән.

Тарихи урын итеп кадерләп сакларлык бу урын ни өчен мондый хәлгә килгән соң? Кем гаепле? Менә шушы сораулар тынгылык бирми кайбер битараф булмаган милләттәшләребезгә. Шуларның берсе – пенсионер Искәндәр Имаметдин улы Сафин.

“Репин урамында өч зират – Ивановское һәм Широкореченское дип аталганарын ничек кадерләп, карап тоталар. Һәр елны Җиңү бәйрәменә зур-зур түрәләр төялгән елгыр лимузиннар татар-башкорт зираты аша Широкореченский мемориалга йөриләр. Бу якка күзләрен дә салып карамыйлар, ичмасам!

Ә безнең зиратта сугыш вакытында һәм сугыштан соң госпитальләрдә вафат булган батырлар каберләре инде күптән җир белән тигезләнгән, алар хөрмәтенә торгызылган ак стелла-мемориал да юкка чыккан”, дип сөйли ул.

Искәндәр ага шушы проблемнар белән төрле инстанцияләргә йөргәнен ачынып сөйләде. Башкарма хакимиятнең мәрхүмнәрне җирләү ширкәтеннән башлап губернаторга кадәр төрле дәрәҗәдәге түрәләрнең бусагаларын таптап туйгач, ул татар милли оешмаларына килде.

“Урал татарлары” конгрессы җитәкчесе Ринат Садриев, Свердловски өлкә Җәмәгать пулаты вәкиле дә буларак, Екатеринбур шәһәр хакимиятенең күмү эшләре ширкәтенә мөрәҗәгать итте.

Күптән түгел әлеге ширкәт җитәкчеләре, татар милли оешмалары әгъзалары һәм Екатеринбур шәһәр хакимияте вәкилләре катнашында комиссия төзеп, зиратка барып андагы хәлләрне тикшерделәр, киләчәктә монда даими рәвештә тәртип тоту хакында киңәштеләр.

Әле яз көне зират шушындый хәлдә иде
Ни гаҗәп, комиссия килешкә каберлекнең җәмәгать урыннары чиста итеп җыештырылган, уратып алган тимер коймалар яшел буяуга буялган, хуҗасыз этләр төркеме юкка чыккан, зиратның көнбатыш ягындагы урланган коймалар өстеннән эчке эшләр органнары тикшерү эшләре алып бара булып чыкты.

Шулай ук җәяүлеләр өчен трассадан зират янына төшәргә уңайлы баскыч эшләнгән, ә чүп-чар җыеп чыгарырга махсус техника кертү өчен аерым урын да булдырылган. Бары тик каберләр генә чистартылмаган, алар элеккечә әрәмәләр арасында ятим генә моңаеп яталар.

Якыннарның каберләрен карап тору кешеләрнең үзләренең изге бурычы икәнлеген барыбыз да белә. Ә моннан ярты гасыр элек җирләнгән кешеләрнең туганнарын эзләп табу мөмкин эш түгел. Ата-бабаларыбызның рухын кимсетмәс өчен биредә даими рәвештә җыештыру эшләре алып бару мәслихәт.

Татар яшьләре оешмалары елга бер тапкыр язын биредә җыештыру эшләре башкаралар, әмма алар махсус ширкәт башкарырга тиешле эшләрне башкарып, җәмәгать урыннарын чистарталар икән.

“Урал татарлары” конгрессы активистлары Искәндәр әфәнде сөйләгән сугыш ветераннары каберлегенең дә эзенә төште. Рәсми документларга караганда, Екатеринбур шәһәренең төрле зиратларында, шул исәптән татар-башкорт зиратында күмелгән сугыш ветераннары җәсадлары, 1981 елның 4 июне көнне тантаналы рәвештә Широкая речка зиратына күчерелгән, ә аларның исемнәре мемориал тактада мәңгеләштерелгән. Совет идеологиясе ул вакытта мәсьәләнең рухи ягына игътибар итмәгән, әлбәттә.

Екатеринбур шәһәре зиратын тәртиптә тоту өчен мәрхүмнәрне җирләүнең махсус ширкәте белән татар җәмәгатьчелеге тыгыз элемтәдә, бергәләшеп эшләргә тиеш дигән карарга килделәр зираттагы җыенда катнашучылар. Моның өчен төрле татар милли оешмаларына берләшеп эшләргә килештеләр.

XS
SM
MD
LG