Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә җанисәп: Милләт кодларын аңлатучы юк


Җан исәбен алу урынында да, статистика идарәсендә дә милләт кодларын кем һәм ничек куячагын аңлатып бирүче табылмады.

Мөлаем гына яшь кыз килеп керде. Халык санын алып йөри икән. Милләт турындагы сорауга ТАТАР дип кенә атадык инде үзебезне. Кызым, мәйтәм, “кампитыр” синең язмаңны аңлый алмас бит, әйдә ТАТАР дигән сүзне дә язып куйыйк һәм шакмакларга 95 дигән санны да өстик инде. Кызчык, икеләнеп булса да, ризалашты – язып куйдык. Ярар, мин беләм, ди, үзебезнең санны. Ә башкаларга нинди сан куярлар икән?

Күрше мәктәптә урнашкан участокка барырга туры килде. Анда аптыраулы сорауга менә нинди җавап бирделәр:

“Анда ниндидер програмнар бардыр, мин аларны белмим бит. Нәрсәләргә өйрәткәннәрен генә беләм һәм шуларны үтим. Калганнарын бездән соң тикшерәчәкләр, диделәр. Бу мәгълүматны безнең өчен кирәкми дип санаганнардыр инде. Барча сорауларга да җавапларны статистика идарәсендә беләләрдер, шунда барыгыз”.

Шунлыктан статистика идарәсенә юл алырга туры килде. Анда “Народонаселение” бүлеге башлыгы Елизавета Доркина белән кечкенә генә әңгәмә корып алу мөмкинлеге табылды.

– Кодларны кем билгели һәм кем язып куя?
– Кодировка өчен башка кешеләр җәлеп ителәчәк. Аларның бурычы – компьютерда эшкәртү өчен материал әзерләү.
– Шәһәр буенча барлыгы күпме булачак?
– 50 чамасы. Анда урыслар гына түгел – чуаш, татар, мукшы вәкилләре дә булачак. Бу – рәсми эш булып санала.

Матур итеп, күңелне юатырлык итеп сөйли түрә ханым. Тик менә алар нинди кодлар куярлар икән соң? Росстатның 2010 елның 21 январенда расланган Русиядәге милләтләр исемлегендә татар халкы 127(!) төркем-төркемчекләргә бүлгәләнгән бит.

Нинди генә татар юк анда!

Татар, татарлар, татары, казанские татары, татары казанские, башкирские татары, татары башкирские, башкиро-тептяри, типтяро-башкиры… Мишәрстан исеменә дәгъва кылучы Сембер өлкәсе мишәрләренә дә – “широкий выбор” бирелгән, рәхмәт яугыры. Мещеряк, мижерь, мижер, мишари, мишары, мишар…

Үзен БУЛГАР дип яздырачак Шәүкәт Богдановка да, кем әйтмешли, киң мөмкинлекләр бар – 27 төрле болгар-булгарлар тапкан Росстат. Волжско-камский да, камско-волжский да бар арада. Тик менә алар үзара нәрсә белән генә аерылалар икән соң? Бәлки, ике елганың кайсына якынрак булудандыр. Алай булгач, Чулманның Иделгә койган җирендәге халыкның башы катмасмы соң?

Һәм тагын бер сүз – урыс халкы “жалкы” да әле: барысы да бер төрле генә – РУССКИЙ дип язылачактыр бит алар. Чөнки бу халыкны татар яки чуаш кына ИСЕМ белән атый бит безнең якларда: урыс яки вырыс диләр. Ә урыслар үзләрен ‘имя прилагательное’ белән генә атыйлар. Тик шунысын аңлатучы очраганы юк әле: бу ‘прилагательное’ нәрсәгә ‘прилагается’ икән соң?

Ә сыйфатны бүлеп булмый инде, җәмәгать. Ул йә бар, йә юк. Шунлыктан Росстат бүлгәләмәгәндер дә урысны. Дөрес, ватандашлар сугышы вакытында урыслар да “аклар-кызыллар”га бүленеп, үзара мөнәсәбәтләрен бик каты ачыклаганнар. Тик алар да үзләрен кызыл яки ак урыс дип санамаганнар бит. Ике як та Русия империясе яулап алган барча халыкларның бәхетле киләчәге өчен сугышкан.
XS
SM
MD
LG