Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда 107 яшьлек сугыш ветераны вафат булды


"Укучы көндәлеге"нең Гыйлаҗетдин Шамбазовка багышланган бите
"Укучы көндәлеге"нең Гыйлаҗетдин Шамбазовка багышланган бите

Самар шәһәренең күренекле шәхесләренең берсе Гыйлаҗетдин Шамбазов 18 октябрь көнне арабыздан китте. Быел басылып чыккан "Укучы көндәлеге"нең бер бите аңа багышланган иде. Гыйлаҗетдин аганың туруны Диләрә бабасы хакындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Самар мәгариф челтәрендә бик матур гадәт кереп урнашты. Һәр уку елына мәгариф департаменты шәһәрнең укучылары өчен "Укучы көндәлеге" ("Дневник школьника") бастырып чыгара. Көндәлекнең эчтәлеген укучылар уйлап таба. Бәйгедә иң яхшысын сайлап алалар.

2010–2011 уку елына чыгарылган көндәлектә хәрби медальләр, орденнар тарихы, сугыш ветераннары, галәмне үзләштерүдә өлеш керткән самарлар хакында мәгълүмат урын тапкан.

50гә якын каһарман ир вә хатын арасында бер татар кешесе дә бар. Ул – Галәүтдин углы Гыйлаҗетдин Шамбазов. Мәктәп көндәлегендә Гыйлаҗетдин бабай турында болай язылган:

"107 яшьлек сугыш ветераны Самар өлкәсендә генә түгел, хәтта Русиядә дә бердәнбер. Ул сугыш юлын 1939 елны башлап 1945 елда гына тәмамлый. Фин, герман, япон сугышларында катнаша. Берлинга барып җитә".
2010-2011 елгы "Укучы көндәлеге"нең тышлыгы

Самар күләмендә күренекле шәхескә әйләнгән Гыйлаҗетдин Шамбазов октябрьнең 18ендә вафат булды.

Гыйлаҗетдин бабайның нәсел ыруы бик зур. Бүгенге көндә аның биш туруны бар.Шуларның берсе -- 7нче сыйныф укучысы Диләрә Сабирҗанова белән әңгәмәбез.

Синең сыйныфташларың көндәлектәге түбәтәйле татар картының синең карт бабаң булганын беләләр идеме?

Беләләр иде. Һәр тематик чараларда мин аның турында сөйли идем.

Карт бабаң белән горурланып яшәдеңме?

Горурлана да идем, ярата да идем. Муеныннан кочаклап итәгендә утыра идек сеңелем белән.

Аның белән еш күрешә идегезме?


Аның янына гаиләбез белән еш бара идек. Үзебезгә дә кунакка алып кайта идек. Җәй көне бакчабызга алып бара идек, мунча керергә ярата иде. Барлык яшелчә, җиләк-җимешләрне яратты. Шулай да иң яратканы яшел борчак булды. Яшел борчакны сез генә чәчәсез дип, мактый-мактый ашый торган иде.

* * *

Мин үзем Гыйлаҗетдин бабай белән әле сентябрь аенда гына сөйләшеп утырган идем. Ул миңа: “Үлеп булмый бит, Шамил”, дигән иде. Чират җитмәгәндер диюемә, “Күрәсең эшләре күптер”, дип шаярып алды.

Туган көненә китергән бүләкләрен күрсәтте. Шәһәр шурасыннан килгән депутат 107 яшьлек намазлыктагы бабайга сыра кружкалары, урысларның уен карталарын бүләк иткән. Шунда әйтеп куймасмы: “Депутатлыкка бигрәк мәнсезләр килә башлаган”, дип.
XS
SM
MD
LG