Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һәм Петербур галимнәре урам җыены уздырды


Мәскәүдә Русия фәннәр академиясе хезмәткәрләре урам җыены оештырды. Галимнәр фәнгә һәм яшь белгечләргә акчаны арттыруны таләп итте.

Каршылык чарасында Мәскәү һәм Петербурдан 150ләп кеше, шулай ук коммунистлар, “Гадел Русия” партиясе һәм либерал-демократлар вәкилләре катнашты.

Русия галимнәре хакимиятләргә “ачык мөрәҗәгатьләр атнасын” игълан итте. Фән хезмәткәрләре акча җитмәү һәм дәүләтнең фән эшенә кысылуына зарлана.
XS
SM
MD
LG