Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:27

Төркия премьер-министры фин татарлары белән очрашты


Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Ердоган кичә Һелсинкига килде. Бу Төркия хөкүмәте башлыгының соңгы 32 елда Финляндиягә беренче сәфәре, дип хәбәр ителә.

Сәфәре барышында Эрдоган президент Тарья Һалонен, парламент рәисе Саули Вайнамо Ниисто, премьер һәм тышкы эшләр министры белән очрашты.

Эрдоган җитәкләгән Төркия рәсмиләре арасында Европа Берлеге белән сөйләшүләр өчен җаваплы Эремен Багыш һәм Төркия парламентындагы Төркия-Финляндия дуслыгы төркеме рәисе Микаил Арслан да бар.

Финляндия Төркиянең Европа Берлегенә керү тырышлыкларын хуплый.

Төркия премьер-министры Һелсинкида татарлар белән дә очрашты.

XS
SM
MD
LG